Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорскиның картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр маскировка челтәре үрә (+фотолар)

Шәһәребез картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр менә инде берничә ай дәвамында җитди эш белән мәшгуль.

Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештырганнар. 

«Мин инде бик олы яшьтәге кеше, яшем дә туксаннан артып киткән. Балачагым сугыш елларына туры килде. Илебезне яклап көрәшүчеләргә безнең ярдәм кирәклеген, шушы бик еракта калган кечкенә чагымнан ук беләм. Бүгенге көндә олы яшьтә булсам да, госпитальдә дәваланучыларга кулымнан килгәнчә ярдәм итә алуыма канәгатьмен. Мин аларга ясап җибәрелә торган мендәрләргә эчлек әзерлим. Үзем генә түгел, минем белән бер бүлмәдә яшәүче һәм башка бүлмәләрдә торучы күршеләрем белән бергә», — ди интернат йортта яшәүче иң өлкән яшьтәге Нина Никифорова.

Гуманитар ярдәм итү турындагы фикерне иң баштан интернат-йортның медицина хезмәткәрләре Элина Бәдретдинова әйткән. 

«Өлкән яшьтәге кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү белән генә чикләнеп булмый. Аларның һәрвакыт аралашасы, сөйләшәсе килә, интернат-йорт- алар өчен туган йортлары сыман, ә биредә эшләүчеләр —туганнарын алыштырлар. Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты инде 26 ел эшли. Бүгенге көндә бездә 80 кеше яши. Уңайлы тормыш өчен биредә бар нәрсә бар. Янәшәләрендә якын кешеләрнең булмавы — интернат-йорт персоналының кайгыртуы һәм җылылыгы белән тулыландырыла. Без күп сөйләшәбез, телетапшырулар турында фикер алышабыз, газет-журналлар укыйбыз. Алар бүген дөньяда, илдә, ниләр булганын беләләр. Безнең һәрберебезнең әти-әнисе, гаиләсе белән дә кызыксынмый калмыйлар. Миннән дә сорадылар, билгеле», — ди Элина Бәдретдинова.

Махсус хәрби операциянең башыннан ук, аның әнисе — Эльмира Рөстәм кызы Уламасова шәһәрнең волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша башлаган.

Волонтерлык ярдәме турында ишеткән өлкәннәр, хәтта физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен дә бу бер этәргеч булган. Үзләренең дә булдыра алган кадәр, хәрбиләргә ярдәм итәргә теләүләрен белдергәннәр. 

«Гуманитар ярдәм оештыру Элина Петровнаның инициативасы белән башланып китте. Йортыбызда яшәүчеләр ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләп, булдыра алганыбызны эшлибез дип тотындылар. Бүгенге көндә бик актив эшләүчеләре, башкарган эш нәтиҗәләре белән башкаларны да кызыксындырып, үз артларыннан ияртүчеләр бар. Без аларны хәзер „күзгә күренми торган фронт көрәшчеләре“ дип атыйбыз», — ди Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат- йорты директоры Рәмис Галиев.

Маскировка челтәре үрүдә Раиса Пикалева бу эшнең остасына әйләнгән инде. Интернат-йортның  өченче катында яшәүче башка социаль ярдәм алучылар да кул кушырып утырмый. Биредә яшәүчеләр һәм эшләүчеләрнең тырышлыгы белән инде 5 кә 3 метр зурлыкта 4 челтәр үрелгән, 145 мендәр ясалган.

Шәһәрдәге Эльмира Уламасова җитәкләгән волонтерлык төркеме, бүгенге көндә егермедән артык гуманитар ярдәм партиясе җибәрелгән. Картлар һәм инвалидлар йортының гуманитар ярдәме дә шулар арасында. 

Шушы көннәрдә Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортына, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәте килеп ирешкән. Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин интернат-йорт директоры Рәмис Галиевка Казанда хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм итүләре өчен Рәхмәт хаты тапшырган.

Исламия Галимова

Фото Лениногорск картлар һәм инвалидлар йортының ВКонтакте социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев