Лениногорскиның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче олы яшьтәге – әби-бабайлар “Бергә – без көч” дигән иреклеләр төркеменә берләшеп, СВО хәрбиләре өчен ярдәм итәләр.
Шушы көннәрдә алар 246 мендәр ясап, волонтер төркемгә тапшырганнар. Алар интернат-йортның зур холлында креслоларга утырып, синтепонны кабарталар, аннары мендәр тышына тутыралар. Бу эшне тырышып, “Тизрәк сугыш бетсен”, - дигән теләк белән эшлиләр.
Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында иреклеләр төркемен шәфкать туташы Элина Бәдретдинова оештырган. Элина – әнисенең эшен дәвам итүче. Әнисе – Эльмира Уламасова хәрби операция башлану белән «С любовью и молитвами» волонтер төркемен оештырып җибәрде, әлеге төркемне Лениногорскида гына түгел, Татарстаннан читтә дә беләләр.
“Лениногорск интерант-йортта бердәм, җаваплы һәм дус команда барлыкка килде, - ди олы яшьтәге волонтерлар командасы турында Элина Петровна. – Авырып торсалар да, яки кәефләре начар булса да, алар зур эш эшләргә ашыгалар. СВО сугышчылары өчен мендәрләр ясаганда, пенсионерлар авыртуларын, борчуларын, авыр уйларын онытып торалар”.
Интернат-йортта яшәүчеләр СВОдагы солдатлар өчен ярдәм итүләрен тоеп, игелекле эшләрен дәвам итә.
фото: Элина Бәдретдинова.
Нет комментариев