Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Лениногорскиның СВО хәрбие администрация бүләк иткән машинада гуманитар йөк алып китәчәк

«Шевроле-Нива» посылкалар, медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр белән туп-тулы итеп төялгән, гуманитар йөк көнбатыш юнәлешкә китә.

Хәрби әйтүенчә, машина яңа түгел, тик ул яхшы хәлдә.  Кайчандыр автомобиль  районның бер авыл җирлегендә кулланылган. тулысынча ремонт үткәрелгән, машина хезмәт итәргә әзер.

"Машинаны документлар белән рәсмиләштерүдә һәм ремонтлауда Лениногорск муниципаль районы администрациясе зур ярдәм күрсәтте. Бу ярдәмнең инициаторлары булган Рамил Асадуллинга һәм Игорь Храмовка да рәхмәт әйтәсем килә", - ди хәрби Максим.

Китәр алдыннан ул "С любовью и молитвами" һәм "Своих не бросаем!» волонтер штабларга кереп чыккан. Анда әлбәттә, аңа күп итеп кирәкле әйберләрне төягәннәр.

Соңгарак калынса да, хәрбиләргә 23 февраль күчтәнәчләре  җибәргәннәр. Әрмән диаспорасы бик күп күләмдә дарулар тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев