Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Лениногорскиның «СВОих не бросаем!» волонтерлар төркеме 144 маскировка челтәре үргән

Лениногорскиның «СВОих не бросаем!» волонтерлар төркеме хатын-кызлары махсус операция зонасында булган ир-егетләребезгә маскировка челтәрләре үрүен дәвам итә.

Бүгенге көндә алар инде 144 челтәр үреп, махсус хәрби операция зонасына җибәргән. «СВОих не бросаем!» волонтерлар төркеме җитәкчесе Светлана Атласовна Салихова сөйләвенчә, гуманитар ярдәм җибәрү белән алар махсус хәрби операция башлану чорыннан ук шөгыльләнә. Маскировка челтәрләре генә түгел, хәрби операциядәге ир-егетләргә мөһим булган кирәк-ярак әйберләрне дә җыеп җибәрә алар. Мәсәлән, блиндаж шәмнәре, кием-салым, азык-төлек, якыннарыннан хатлар һәм башкалар. 

Бүгенге көндә төркемдә 13тән артык төрле яшьтә булган хатын-кызлар эшли. Араларында ир-атлар да бар. Алар үз эшләрен яратып һәм күңел биреп башкаралар. «Илебездә шундый вакыйгалар килеп чыкканнан бирле, өйдә тыныч күңел белән утыра алмадым. Әлеге төркем турында ишеткәч, килергә булдым, һәм бер дә үкенмим дә. Чөнки без монда күбәү, күңелне бушатып сөйләшергә дә була. Шул ук вакытта, файдалы эш тә башкарыла — маскировка челтәрләре дә үрелә. Өйрәнергә кыен булмады, бик тиз үзләштердем», — дип сөйли Светлана Виноградова. 

Алар ничек итеп маскировка челтәрен үрүләре, аларны Светлана Атласовна кайдан кайтартуын, нинди тукымалар кулланулары турында да сөйләделәр. Ел фасылына карап, төрле төс кулланалар. Җәй айларында яшел төсле тукыма күбрәк булса, кыш айларына аксылрак тукыма кулланалар. Безнең техникалар, блиндаж-окоплар күренмәсен өчен шулай эшләнелә. «2×3 метрлы маскировка челтәре үрү өчен якынча 4 сәгать вакыт кирәк», — ди Светлана Виноградова.

Волонтер хатын-кызлар арасында оста итеп бәйләүчеләр дә бар. Аларның берсе — Любовь Кукаркина. Алар, бергә җыелышып, солдатларыбыз өчен җылы оекбашлар да бәйли. Тегү эшенә дә бик осталар икән. Кием-салымнан эчке кием, носки, штаннар, хәтта мендәрләргә кадәр тегәләр. 

Лениногорскида махсус хәрби операция зонасында булган ир-егетләребезгә ярдәм итеп торучы башка төркемнәр дә шактый. Әлеге төркем башкалардан аерылып тору өчен, хатын-кызлар барысы да күкрәкләренә ак роза чәчәге таккан. Ни өчен ак роза тактыгыз, дигән сорауга алар: «Ак роза чисталык һәм тугрылык билгесе. Без үз илебезгә тугры хатын-кызлар», — дип җавап кайтардылар. Ак розаларны Светлана Виноградова ясаган. 

Әлеге төркемгә мәктәп укучылары да еш кына булышырга киләләр. «5 нче мәктәпнең 8 нче сыйныфы укучысы Алинә килеп, маскировка челтәре үрергә, гуманитар ярдәмгә җыелган барлык әйберләрне тартмаларга тутырышырга ярдәм итә. Солдатларыбызга ярдәм барып ирешкәч, алар рәхмәт сүзләрен видеога яздырып, җавап та җибәрәләр», — ди Светлана Виноградова. 

Без — газет һәм телевидение хезмәткәрләре аларның ничек эшләвен үз күзләребез белән күреп кайттык. Чыннан да, төркемгә килгән хатын-кызлар үзләре үк сугыш кырында сыман: тырыш, батыр, нык холыклы барысы да. "Ир-егетләр белән бергә без дә сугыш корында кебек хис итәбез үзебезне",- диләр. Аларның барысын да көч-куәт, махсус хәрби операция зонасында булган ир-атларыбызның исән-имин кайтулары теләп, армый-талмый хезмәт куюларына мең-мең рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Илебездә шундый хатын-кызларыбыз тагын да күбрәк булсын. 

Рамия Гарифуллина, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев