Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Махсус операция ветераннарын «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты чараларына җәлеп итәләр

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты чараларына җәлеп итәргә планлаштыралар. Бу хакта Хөкүмәтнең матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Эш проектка традицион кыйммәтләрне үстерү чараларын кертү кысаларында алып барыла, дип билгеләп үтелә. Бу хакта йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин бирде — дәүләт башлыгына доклад 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.

Мондый тәкъдимнәрне уйлап табу белән Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), федераль башкарма хакимият органнары һәм оешмалар шөгыльләнә. Шул ук вакытта махсус хәрби операция катнашучылары патриотик һәм яшьләр үзәкләрендә, мәктәпләрдә тәрбия эшен алып баруда катнаша, дип искәрттеләр Хөкүмәттә.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев