Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Махсус операциядә катнашучыларның балалары югары уку йортларында квота буенча укый ала

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарның балалары Татарстан югары уку йортларына аерым квота буенча бюджет бүлегенә керә ала.

Татарстан Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  билгеләп үткәнчә, 2024 елда, гадәттәгечә, укырга кабул иткәндә аерым конкурслар уздырыла: бюджет урыннарына кабул итү; инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар өчен махсус квота кысаларында укуга кабул итү; максатчан укуга кабул итү квотасы буенча укырга керү; аерым квота кысаларында укырга алу.

 «Аерым квота кысаларында РФ Геройлары, өч Батырлык ордены белән бүләкләнгән кешеләр, хәрби хезмәткәрләр, РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ярдәм итү турындагы контракт төзечүләр, Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарының махсус хәрби операциядә катнашкан хезмәткәрләре балалары керә ала», - диде ул.

Күрсәтелгән квота югары уку йорты тарафыннан бюджет урыннарының гомуми санының кимендә 10 проценты күләмендә билгеләнә. Хәрби хезмәткәрләрнең һәм һәлак булган, имгәнү яки авыру алган хезмәткәрләрнең балаларын квота буенча имтиханнарсыз кабул итәләр.

 

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

фото: Татар-информ, Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев