Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр мэриядә район башлыгы һәм хезмәт күрсәтү вәкилләре белән очраштылар

Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан якташларыбыз райн башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашуга килде.

Хәрбиләр гаиләсендә шатлыклы мизгелләр дә була тора, әнә бер хәрби бала тудыру йортыннан яңа туган сабыен каршы алган, яңа туган кызчык – алар гаиләсендә икенче бала.

Очрашуда барлыгы 6 хәрби катнашты. Бер хәрби хәрби операция зонасында яралар алу сәбәпле, өенә кайткан иде. Ул УАЗ машинасы белән ярдәм итә алмассызмы, дип мөрәҗәгать итте. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов машина февраль аеннан иртәрәк булмас, дип хәбәр итте. Хәрбиләр әйтүенчә, МХО зонасында һәрвакыт кирәкле булган әйберләр: бензин пычкысы, генераторлар, мичләр, махсус җиһазлар.

“Зверобой” кушаматлы 36 яшьлек хәрби узган елның сентябрендә мобилизацияләнгән. Хәзерге вакытта гаилә хәлләре сәбәпле, өендә. Хатыны шушы көннәрдә бәби табарга тиеш икән. Очрашу барышында ул торак-коммуналь хуҗалык буенча булган соравын да җиткерде. “Без 6нчы катта яшибез. Кайчандыр түбәдән су үткән иде. Хәзер күгәрек барлыкка килде", - диде ул.

Башка бер хәрби исә әнисе фатирда социаль найм килешүе буенча яшәвен әйтте һәм шушы фатирны приватизацияләү өчен документлар белән булышлык күрсәтүләрен сорады.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хәрбиләрнең сорау-үтенечләре, мөрәҗәгатьләре игътибарсыз калмаячагын белдерде, уңай хәл итү буенча чаралар күреләчәк. Ир-егетләргә хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, исән-имин өйгә кайтуларын теләде. Без дә теләкләргә кушылабыз. Сез монда, туган ягыбызда һәм гаиләгезгә бик тә кирәк.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 29 декабрь санында укый аласыз

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев