Махсус хәрби операциядә катнашу өчен Татарстанда яңа оешкан батальонның берсе якташ Героебыз Дамир Исламов исемен йөртәчәк
Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен Татарстанда исемле өч яңа батальон барлыкка килде.
Бу хакта «Мобилизация в Татарстане» телеграм-каналында хәбәр итәләр.
Аларның икесе профильле – танк һәм артиллерия батальоннары. Беренче батальон Россия Герое Дамир Исламов исемен йөртә, икенчесенә Советлар Союзы Герое легендар Борис Кузнецов исеме бирелгән.
Өченче батальонның исеме әле игълан ителмәгән. Алар Казан танк училищесы базасында оештырылган һәм бары тик контрактчылардан гына тора.
Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, хәрбиләр инде Оренбург өлкәсендәге полигоннарда әзерлек үтә башлаган.
фото: https://web.telegram.org/a/#-1190573564
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев