Мичурин авылының тырыш хатын-кызлары клуб утырышы эшчәнлеген хәрби операциягә ярдәм итеп үткәрә
Окоп шәмнәренең бер өлешен әзерләп озаттылар.
Мичурин авылы мәдәният йортында “Синең исемең – хатын-кыз” клубына йөрүче хатын-кызлар, хәрби операция зонасында булган солдатларга булышу максатыннан, һәр атнаның чәршәмбе көнендә авыл мәдәният йортына килеп, үз өлешләрен кертәләр.
“Синең исемең – хатын-кыз” клубы көзге сезонда ук эшчәнлеген башлап җибәрде һәм беренче утырышны хәрби операциядәге солдатларга шифалы үләннәрне кара чәй белән катнаштырып, кечкенә пакетларга тутырудан башлады. Бу хакта газетыбызда хәбәр иткән идек. Берәүләр пакетларга чәй тутырса, икенчеләре җылы носкилар бәйләде.
Узган ел маскировка челтәре үрергә дә өйрәнделәр. Китапханәче Сания Вахитова Тимәш авылыннан челтәр үрүче осталарны алып килеп, алардан мастер-класс алып, челтәр үрү эшен клубта башлап җибәрделәр һәм бу эшне ахырга кадәр башкарып чыктылар.
Клуб утырышында катнашучы хатын-кызлар бу эшләр белән генә чикләнмичә, мәрхәмәтлелеген киңәйтте, күптән түгел хәрбиләр өчен кирәкле булган окоп шәмнәре ясауга алындылар. Билгеле, һәр эштә башлап йөрүче кирәк. Мичурин клуб директоры Рузалия Мифтахова белән китапханәче Сания Вахитова әлеге эшкә алынды.
Шәм ясар өчен парафинга заказ бирер өчен халыктан акча җыйганнар. “Ватсап төркемендә авыл группасына язган идем. Мичурин һәм Яңа Сережкино авылы халкы акчалата ярдәм итте. Маркетплейстан 24,5 килограмм парафинга заказ ясадык, ул 3 мең 500 сумлык булды. Заказ ясарга кызым булышты”, - дип сөйли Сания Вахитова.
Шәм ясар өчен калай банкалар белән Сугышлы авылы тәэмин иткән, алар маскировка челтәре үрү белән бик мәшгуль булып, шәм ясарга өлгерә алмауларын әйткәннәр. Һәм калай банкалар мичуринлыларга бик тә ярап куйган. Мичурин халкы да калай банкалар белән ярдәм иткән.
Парафин кайткач, Мичурин мәдәният йортына авылның уңган хатын-кызлары җыелып, шәм ясарга килгәннәр. Җиңел эш түгел, зур парафинны ватып, аны электр плитәсендә эретеп, калай банкаларга картон кисеп, тутырып һәм аларны тутырырга кирәк.
Әлеге эштә катнашучылар моның ни икәнен беләдер. Ләкин шәм ясарга килгән: Рәмзия Иванова, Гөлнара Магсумова, Любовь Иванова, Айгөл Магсумова, Римма Ситдикова, Роза Ясавиева, Гөлфия Мрясова, Рабига Зайнакова, Алия Зайнакова, Минниса Газимзянова, Роза Хәйретдинова, Надежда Герасимова, Резедә Шакирҗанова, Галина Смолькова, Сания Галиева, Светлана Григорьева, Рузалия Мифтахова, Сания Вахитова авырлыкка зарланмыйча, тизрәк тыныч көннәр җитсен иде, безнең ясаган шәмнәребез солдатларга өй җылысы, күңел җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде, дигән теләкләр теләп эшләгәннәр. Авыл башлыгыннан алып, олы яшьтәге апаларга кадәр – барысы да изге эшкә кушылган.
“Окоп шәмнәре ясаганда электр плитәләрне Елена Куракина, Александр Мрясов, Светлана Григорьева алып килделәр”, - ди Сания Вахитова. Узган атнада исә ике көн рәттән килеп эшләгәннәр, тизрәк эшләп бетереп, озату өчен. Уртак тырышлык ярдәмендә 4 тартма окоп шәме ясаганнар һәм волонтер төркемгә озатканнар.
Әле моның белән эш тукталмый, чөник апаларның әзерләп куйган 200-300 калай банкалары бар, шуларга парафин эретеп саласы калган. Парафинга заказ биргәннәр. Барлыгы 7 мең сум акча җыелган булган, ике тапкыр парафинга заказ ясау өчен җиткән.
Рузалия Мифтахова белән Сания Вахитова олы яшьтә булсалар да, җитезлек күрсәтеп, халыкны оештырып, игелекле эш башкарып чыгуның башында торалар. Мичуринда күбесенчә олы яшьтәгеләр шул. “Акчалата булшыканнары өчен ике авылга да: Мичуринга, Яңа Сережкинога зур рәхмәт. Шулай ук вакыт табып, клубка килеп, кич дәвамында тырышып эшләгән хатын-кызларыбызга олы рәхмәт. Алга таба да бердәмлек күрсәтик”, - ди Сания Вахитова.
Розалия Мостафина тексты.
Фотолар: С. Вахитовадан
Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 24 гыйнвар санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев