Мобилизация чорында контракт төзүне чикли торган авырулар исемлеген арттырдылар
Россия Оборона министрлыгы мобилизация чорында контракт төзү мөмкинлеген чикли торган авырулар исемлеген арттыра торган боерык проекты әзерләгән.
Документ хокукый актлар рәсми порталында басылып чыккан.
Проект буенча, авырулар исемлеге 26дан 35кә арттырыла.
Яңартылган исемлеккә шикәр диабетының барлык төрләре (элек чикләү бары тик I тибына гына кагыла иде), шулай ук аорта, магистраль һәм периферик артерияләр һәм веналар, кан әйләнеше уртача бозылган лимфа тамырлары үсешенең тумыштан килгән аномалияләре кергән.
Моннан тыш, исемлеккә умыртка баганасы, гәүдә сөякләре, очлыклар сыну нәтиҗәләре, шул исәптән, очлыкларның эшчәнлеге бозылу һәм башка авырулар китереп чыгарган очракта, озын сөякләрнең катлаулы сынуы да кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев