Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Мобилизацияләнгән лениногорскилыга машина тапшырдылар

Мобилизацияләнеп, кыска вакытлы ялга кайткан лениногорскилыга “Шевроле Нива” автомобиле ачкычын тапшырдылар.

“Бабай” дигән позывной белән йөртелүче хәрби әлеге машинада махсус хәрби операция зонасына китәчәк. Машина ачкычын аңа шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов тапшырды. 

“Машинаны алуда администрация, шәхси эшмәкәрләр, предприятие-оешма җитәкчеләре катнашты. Лениногорскилылар МХО солдатларына битараф түгел, гуманитар йөк җибәргәндә һәрвакыт актив булышалар”, - ди Гөлфирә Рафикова.

Хәрби якташыбыз әлеге машинада хәрби операция зонасына үзенең иптәшләре янына китәчәк, аңа 2 мең километрдан артык юл үтәргә туры киләчәк.  Ул кыска вакытлы ялга кайткан булган, хатыны һәм 2 яшьлек кызы белән вакытын уздырган.  Узган ел октябрьдә мобилизацияләнгән, хәзер СВОда разведчик булып хезмәт итә.

“Хәзерге вакытта антидрон корал бик тә кирәкле. Мин моны район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашуда да хәбәр иттем. Менә машинага әйберләр куйдык, иптәшләргә гаиләләреннән хатлар, киемнәр”, - ди хәрби. 

 Фото: Ильмира Гареева.

Узнайте больше о службе по контракту в рядах ВС РФ, а также премиях, льготах и выплатах на: heroes-tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев