Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Нинди чирең булса контракт буенча хезмәткә алмыйлар?

Хокук актларының интернет-порталында Оборона министры Сергей Шойгуның боерыгы басылып чыккан.

Документ 2023 елның 7 августында имзаланган һәм болай дип атала: «хәрби хезмәткә чикләнгән яраклы дип танылган граждан (чит ил гражданы) мобилизация чорында, хәрби хәл чорында һәм сугыш вакытында Россия Федерациясе Кораллы көчләренә контракт буенча хәрби хезмәткә кабул ителә алмаган авырулар исемлеген раслау турында».

Исемлектә барлыгы — 26 пункт. Биредә башка кешегә йогу ихтималы югары булган чирләр санала — ВИЧ, В һәм С гепатиты, актив туберкулезның барлык төрләре, психоактив матдәләр куллану аркасында психик һәм үз-үзен тотышындагы тайпылышлар. Шулай ук исемлектә хәрбигә үз бурычларын үтәргә мөмкинлек бирмәгән хроник авырулар саналып китә.

Фото һәм мәгълүмат "Шәһри Казан" сайтыннан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев