Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү: яңа мөмкинлекләр

Пилотсыз системалар гаскәрендә хезмәт итү өчен контракт төзүнең төп аермасы шунда – анда билгеләгән хезмәт вакыты автомат рәвештә озайтылмый.

Пилотсыз системалар гаскәренә контрактның минималь вакыты – бер ел. 

1 гыйнвардан Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар: бу - илдәге иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүгә контракт төзүчеләргә өч меңнән артык ташлама гамәлдә. Алар арасына айлык түләүләргә өстәмәләр каралган хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы; тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерү һәм түләүсез медицина тикшерүен дә кертеп, медицина учреждениеләрендә дәвалану керә.

Хәрбиләрнең гаиләләре шулай ук хакимият опекасына алына. Алар өчен гамәлдә булган ташламалар:

  • Белем алуга ташламалар: балалар бакчасында чираттан тыш урын, балалар бакчасында, мәктәптә бушлай туклану, озайтылган төркемдә түләүсез калу, көллияттә бушлай уку.
  • Югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары (яраланган һәм һәлак булганнарның балалары керү имтиханнарыннан башка да укырга керә ала).
  • Транспортта бушлай йөрү – ташлама 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга җәмәгать транспортының барлык төрләренә: трамвай, троллейбус, автобус, метрога бирелә.
  • Лагерьларда балалар өчен бушлай ял.
  • Яңа туган балаларга бүләкләр – яңа туган балалы барлык гаиләләргә бүләк кирәк-яраклары комплектлары.
  • Ял оештыруга юлламалар – 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә елына бер тапкыр дәвалануга юлламалар бирелә (үзкыйммәтенә).

Татарстан Республикасында Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзү, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында төгәлрәк heroes-tatarstan.ru  сайтында белергә була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев