Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Путин гражданнарны хәрби комиссариатка килмичә генә исәпкә кую турында хәбәр итәргә кушты

РФ Президенты Владимир Путин 2024 елның 15 гыйнварына кадәр гражданнарны хәрби комиссариатка шәхсән килмичә генә хәрби исәпкә кую һәм электрон повесткалар турында докладлар тәкъдим итәргә кушты.

Бу күрсәтмәләрнең барысы да Кремль сайтында урнаштырылган.

Дәүләт башлыгы шулай ук РФ Саклану, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыкларына түбәндәге эшләрне оештырырга йөкләмә бирде:

- россиялеләргә повесткалар реестрында шәхси кабинетка автомат рәвештә керү мөмкинлеген бирү;

- гражданнарга аларга карата хәрби комиссариат повесткасы буенча килүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән вакытлы чаралар кулланылуы турында мәгълүмат бирү;

Билгеләп үтелгәнчә, ведомстволар гражданнарны, электрон повестка буенча хәрби комиссариатка килмәгән очракта, Россиядән чыгуны вакытлыча чикләячәкләре турында кисәтергә тиеш.

"Т.И."

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев