Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Районыбызның Зеленая Роща мәктәбендә махсус хәрби операциягә ярдәм итү өчен йөзеннән, «Игелек ярминкәсе» узды

Мондый ярминкә беренче тапкыр үтте

Әлеге ярминкәдә сатылган әйберләрдән кергән акча хәрби операция катнашучыларына ярдәм буларак барды.

Мәктәп администрациясе инициативасы белән мондый чара беренче тапкыр оештырылды, мәктәп һәм укытучылар коллективы, укучылар тарафыннан ныклы әзерлек барды. Башта укытучылар укучыларга ярминкә турында аңлатканнар, аннары гомуми ата-аналар җыелышында ярминкә турында игълан иткәннәр. 

Ярминкә көне килеп җиткәч, мәктәп гөр килеп торган, ул нәкъ чын базарны хәтерләтте. Мәктәпнең һәр сыйныфы катнашкан, һәр сыйныф өчен аерым өстәл куелган, ягъни ул прилавка ролен үтәгән. Укучылар өстәлгә сатасы әйберләрен матур итеп тезгәннәр, чөнки сатып алучының игътибарын җәлеп итәргә кирәк бит. Алдан ук әйбернең тышкы формасы матур булырга тиеш дип сөйләшкәннәр. 

“Ул көнне кемдер сата, икенчеләре сатып ала, кайберсе бәя турында сатулаша, кемдер үзенең товарын күбрәк сатырга тырыша. Укучыларның әлеге ярминкәгә карата җитди мөнәсәбәтләре күренде”, - ди Зеленая Роща мәктәбе укытучысы Зилия Хәмзина.

Укучылар бәйләгән башмаклар, бәйләгән мунчалалар, сәйләннәрдән кул эшләре, өйдә пешергән ризыклар: пирожки, кыстыбый, коймаклар, кекс белән сату иткәннәр, моннан тыш кышлык өчен ясалган яшелчә банкалары, җәй көне әниләре белән берлектә җиләкләрдән ясаган компотлар алып килгәннәр. Зуррак сыйныфларда укучы кызлар мини-пиццалар пешереп алып килгән. 

Өйдә барыбер тик кенә ята дип, үзләре кулланмаган, этикеткасы да алынмаган уенчыклар белән дә сату иткәннәр. Кыскасы, ассортимент киң һәм мулдан булган. 

“Алдан ук укучылар белән җыелган барлык сумманы тулысынча волонтер төркемгә илтеп тапшырачакбыз дип сөйләштек. Ярминкә тәмамлангач, һәр сыйныфның старостасы акчалар салынган тартмаларны тапшырды. Аннары һәр староста үзенең сыйныфында җыелган сумманы санады. Соңыннан исә барысын бергә кушып, җыелган сумма билгеле булды”, - ди укытучы Зилия Хәмзина.

Игелекле ярминкәдән барлыгы 18 мең сум акча җыелган. Әлеге акчаларны һәм алдан хезмәт дәресендә пакетларга тутырылган чәйләрне, моның янына солдатларга дип язган яңа ел бәйрәме белән котлау открыткалары, котлау хатларын Лениногорскидагы “С любовью и молитвами” волонтер төркеменә илтеп тапшырганнар.

Әлеге төркемнең җитәкчесе Эльмира Уламасова әйтүенчә, укучыларның шәфкатьле гамәлләре күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.

-    Зеленая Роща мәктәбеннән ярминкә үткәрдек, СВО өчен финанс ярдәме җыйдык, волонтер төркемгә тапшырабыз дигән хәбәр килгәч, күңелләрем тулды, күземә яшьләр килде. Шушы укучыларның миһербанлы йөрәкләре аша эшләнгән эшләр бит болар. Аларга тыныч дөньяда мәктәптә яхшы гына укып, киләчәктә уңышларга ирешергә булсын. Укучыларга, әти-әниләренә, шулай ук Зеленая Роща мәктәбе коллективына зур рәхмәт, - ди Эльмира ханым.

 “С любовью и молитвами” волонтер төркеме хәзер башка бинада эшли. Агадуллин урамындагы салкын бинадан күченделәр. Хәзерге адреслары Суворов урамы, 3нче йорт. Биредә бина җылы, диләр. 

Төркемдәге волонтерлар игелекле эшләрне дәвам итәләр: маскировка челтәре үрәләр, ялга кайткан хәрбиләргә биреп җибәрергә күчтәнәчләр әзерлиләр, халыктан, авыллардан килгән гуманитар әйберләрне кабул итәләр, гуманитар йөкләрне тартмаларга төяп, төргәкләп озаталар. Гуманитар йөк китәсе көнне “Мамины пироги” акциясендә катнашып, тәмле ризыклар пешерәләр. 

фотолар: мәктәптән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев