Россия Герое, «Кыш бабай» танкы командиры Рәсим Баксиков «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнашачак.
Трансляция 12 сәгать дәвам итәчәк, аны 15 июльдә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы үткәрәчәк.
Искәртик, «Кыш бабай» танкы экипажы өч кешедән торды. Шуларның берсе – Казан танк училищесын тәмамлаган Рәсим Баксиков. Ул үзенең хәрби иптәшләре белән бергә Украина Кораллы көчләренең бронетехника колоннасын тар-мар итте. РФ Президенты Владимир Путин экипажның барлык әгъзаларына батырлыклары өчен Россия Герое йолдызларын тапшырды.
Нет комментариев