Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Сугышлы авылы мәдәният йортында маскировка челтәрен үрү эшен янәдән башлап җибәрделәр

Игелек кылу

Сугышлы авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә маскировка челтәре үрү эшен башладылар. Хәер, алар җәй айларында да бу эшне туктатмаганнар.

«Вакыт булган саен маскировка челтәре  үрдек. Үрдек тә илттек, Лениногорскига, волонтер төркемгә», – ди мәдәният йортыннан Сиринә Галимова.

Менә хәзер сентябрь аеннан МХодагы ир-егетләргә маскировка челтәре үрү сезонын ныклап торып башлаганнар. 

«Әгәр башка эшкә бүленмичә, шул челтәр үрү эшен генә башкарсаң, челтәр бик тиз үрелә. Без, гадәттә, алтыга өч метрлы челтәр үрәбез. Шушы челтәрне 3 кеше ике көндә үреп бетерергә мөмкин», – ди Сиринә ханым. 

Маскировка челтәре үрергә кешеләр күбрәк килсә иде, дигән фикер дә җиткерә ул. Солдатлар өчен кирәкле челтәр үрү эшенә  калган авылдашларның да кушылуын сорыйлар. 

Узган сезонда Сугышлы авылы бик күп күләмдә челтәрләр үреп, хәрби операция зонасына озатты. 

 

фотолар: Сугышлы мәдәният йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев