Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Сугышлы авылы волонтерлары Лениногорскиның «Своих не бросаем» волонтер төркеме белән очрашты

Дуслык элемтәсе.

Районыбызның Сугышлы һәм Юлтимер авыллары Лениногорскиның “Своих не бросаем” волонтер төркеменең филиалы булып тора. 

Сугышлы һәм Юлтимер волонтерлары хәрби операция өчен маскировка челтәрләре үрәләр, өй токмачлары кисәләр, гуманитар ярдәм әзерлиләр.  Авыл халкы булдыра алганча ярдәмнәрен күрсәтә, финанс ягыннан да булышалар.

Барлык  маскировка челтәрләрен һәм финанслата ярдәмне, җыелган әйберләрне Лениногорскидагы “Своих не бросаем” волонтер төркеменә илтеп тапшыралар. Ике арада ныклы дуслык элемтәсе барлыкка килде.

Бергәләп эшчәнлекне дәвам итү, дуслыкны ныгыту максатыннан, Лениногорскиның волонтер төркеме Сугышлы мәдәният йортына килде. Алар монда Сугышлы һәм Юлтимер волонтерлары белән очраштылар. 

Сугышлылар һәрвакыттагы кебек, ачык йөз, тәмле, мул сый белән каршы алды кунакларны. Чәй табыны артында бергәләшеп сөйләшеп, аралашып утырдылар, җырлар башкардылар, шулай итеп, беразга булса да көндәлек мәшәкатьтән ял иттеләр.

фотолар: авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев