Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

СВОда катнашучылар үз статусын телефондагы QR-код ярдәмендә генә раслап күрсәтә алачак

Махсус хәрби операциядә катнашучылар хәзер үз статусын телефондагы QR-код ярдәмендә генә раслап күрсәтә ала.

Яңа хезмәт, шулай ук республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов әйтүенчә, Россия Дәүләт хезмәтләре порталындагы «Ватанны саклаучылар өчен ярдәм чаралары» («Меры поддержки для Защитников Отечества») бүлегендә СВОда катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен барлык федераль һәм республика күләмендәге ярдәм чаралары турында мәгълүмат бар. Шулай ук «Забота о своих» республика электрон китапханәсеннән дә файдаланырга мөмкин.

– Кулланучыларга уңайлы булсын өчен сайт һәм чат-бот гамәлдә. Соңгы мәгълүматларга караганда, чат-ботка 45 меңнән артык тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр, сайтның 200 меңнән артык кулланучысы бар, – диде министр урынбасары.

Россия Оборона министрлыгының СВО мәсьәләләре буенча «117» телефон номеры да тынып тормый. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларына бәйле сорауларның 86 проценттан да күбрәге телефон аша килә. Узган елдан махсус «5» төймәсе дә гамәлгә керде. Аның аша операторлар консультация бирә. «Кайнар линия»гә 232 мең тапкырдан күбрәк тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр инде», – дип сөйләде Булат Габдрахманов.

Аның әйтүенчә, СВОда катнашучыларны, ветераннарны һәм аларның гаилә әгъзаларын күбрәк акчалата түләүләр, психологик һәм юридик ярдәм, шулай ук СВОда катнашучы белешмәсен алу кебек мәсьәләләр борчый. Соңгысы буенча МФЦ аша да еш мөрәҗәгать итәләр. Бу эшне җиңеләйтергә дә тырышалар. Соңгы арада, мәсәлән, Дәүләт хезмәтләре порталында махсус хәрби операциядә катнашучы статусын раслый торган махсус QR-код барлыкка килгән. «Бу – яңа хезмәт. Әмма меңләгән хәрбинең мондый QR-коды бар инде», – диде министр урынбасары. Ул төрле спорт һәм мәдәни чараларга кергәндә уңайлы икән.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренә караганда, республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүдә өстенлекләр каралган. «Аерым алганда, яңа туган балага бүләк комплекты гаиләнең уртача керемен исәпкә алмыйча бирелә. Санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итү ташламалы шартларда башкарыла. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары салым түләүләре буенча бурычлары булу-булмавына карамастан күрсәтелә. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә дә җибәрергә мөмкин», – диде ул.

https://vatantat.ru

фото: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев