Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Татарстан ДОСААФ җәмгыяте хәрбиләргә 30 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

Казаннан махсус хәрби операция зонасына зур гуманитар йөк җибәрелде. Аны Татарстан Республикасының армия, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ) юллады.

Йөкнең гомуми авырлыгы якынча 30 тоннаны тәшкил итә. Моннан тыш, «Нива» маркалы тугыз автомобиль, «УАЗ» модельле өч машина, мобиль мунчалы бер прицеп, техник хезмәт күрсәтү өчен машина һәм бер экскаватор җибәрелде.

«Йөк махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезнең сорауларыннан чыгып формалаштырылды. Әлбәттә, бу йөкнең никадәр кирәк һәм әһәмиятле булуы бик нык сизелә», - дип сөйләде Татарстан Республикасы ДОСААФ бүлеге башлыгы Альберт Мурзин.

Гуманитар ярдәм составына кергән транспорт чараларының берничәсе үзе бара. Аларга хәрбиләребезгә җыелган ярдәмне тапшыру өчен Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына кадәр озын юл үтәргә туры киләчәк.

«Аккумулятор батареялары, резина, майлар, майлау материаллары – барысы да алыштырылды, машиналар файдалану өчен әзер», – дип сөйләде Мурзин.

«Монда хәрбиләребезгә кирәк булган бар нәрсә. Аларга бурычларын үтәү өчен кирәкле әйберләр», – дип билгеләде Альберт Мурзин.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев