Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
СВО

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар контрактка кул куеп 2,9 млн сум акча ала

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар кабул ителгән.

Татарстаннан армиягә хезмәт итәргә киткән һәр солдат үз частенда контрактка кул куеп, 2,9 млн сумга кадәр түләү алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.

«Әгәр хәрби хезмәткәр Татарстаннан армиягә хезмәт итәргә киткән икән, анда ул контрактка кул куя һәм барлык ташламаларны һәм түләүләрне ала ала. Аның хезмәте берничек тә үзгәрмәячәк, тик ул контракт буенча хәрби хезмәткәр булачак, ә тәмамлангач шулай ук хәрби билет алачак», – дип аңлатты Егор Горячев.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар – бу илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.

Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән килешү төзү турында тулырак мәгълүматны 8 800 222 59 00 номеры яки кол-үзәкнең 117 төбәкара номеры буенча белергә мөмкин.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев