Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Тимәш авылында волонтерлар слеты үтте (+фотолар)

Төрле авыллардан волонтерлар җыелды

Тимәш авылы мәдәният йортында җылы эчтәлекле очрашу, музыкаль кичә үтте. Ул балалары хәрби операциядә катнашкан әти-әниләргә, хәрби операциягә ярдәм итүче волонтерларга багышланды. 

Әлеге чараны уздыруның инициаторы – Лениногорскидагы “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркеме һәм аның кураторы Эльмира Уламасова.

Әлеге волонтер төркем бүгенге көндә шәһәрдән генә түгел, районыбыз авылларындагы волонтерларны  да берләштерә. Игелекле эшләр башкарып, алар хәрби операциягә бердәм булып ярдәм итәләр. Аларның игелекле эшләре турында газетыбызга, сайтыбызга язып торабыз. Күптән түгел 61нче гуманитар йөкне озаттылар. Якын көннәрдә тагын гуманитар йөк китәчәк.

“Ярату һәм догалар белән” – “С любовью и молитвами” волонтер төркеменә Зәй-Каратай, Түбән Чыршылы, Яңа Иштирәк, Зеленая Роща, Кирлегәч, Сарабиккол, Яңа Сережкино, Мичурин авыллары керә.

Чара барышында авыллардан килгән  волонтерлар, авыллардагы үзешчәннәр көче белән концерт номерлары тәкъдим ителде. Шулай ук хәрби операция катнашучысы да бу чарага килгән иде. Ул да чыгыш ясап, волонтерларга рәхмәт әйтте. 

Кирлегәч авылыннан Әлфия апа Магизянова-Галимова хәбәр итүенчә, әлеге чарага аларның авылларыннан да чакырулы иделәр. “Маскировка челәтәре үрү, пакетларга чәйләр тутыру һәм башка игелекле эшләр башкарылды авыл халкыннан. Әлбәттә, әлеге чарага барысын да алып бару мөмкинлеге юк. Берничә волонтерыбыз барып, катнашып, рәхмәт сүзләрен ишетеп, дипломнар алып кайттылар. Эшләгән эшләрне күрә белеп, оештыручыларга рәхмәт”, - ди ул. 

Волонтерларга муниципаль районның, “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркемнең  Рәхмәт хатлары тапшырылды. Эльмира Уламасова һәрберсенә диярлек чын йөрәктән рәхмәт сүзләре җиткерде.

Чара барышында хәрби операциядә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

Соңыннан волонтерлар тәм-том белән чәйләр эчтеләр.

 

Фотолар: авыл мәдәният йортларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев