Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Ике тапкыр Оборона министрлыгы белән контракт төзегән татарстанлы СВО зонасында хезмәте турында сөйләде

Беренче тапкыр ул контрактны 2023 елның апреленнән декабрьгә кадәр төзегән була

Оборона министрлыгы белән ике тапкыр контракт төзегән Яңа Чишмә егете Сергей ("Гибон" кушаматлы) "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасына  үзенең СВО зонасындагы хезмәте турында сөйләде.

Беренче тапкыр ул контрактны 2023 елның апреленнән декабрьгә кадәр төзегән була. Быел 9 апрельдән ул кабат бер елга махсус хәрби операция зонасына кузгала.

"Гибон"ның апрель ахырында миномет атышыннан соң аягы җәрәхәтләнә һәм Ижевск госпиталенә юллама ала. Хәзер ул комиссия узырга тиеш. Барысы да әйбәт булса, егетләр янына алгы сызыкка кузгалам, ди хәрби.

Беренче командировка алдыннан Сергей Донецк янында 1,5 ай дәвамында әзерлек уза, ә аннары алгы сызыкка хәрби җибәрелә. Ул штурм ротасы бүлекчәсе командиры итеп билгеләнә. Бүлектә 10 хәрби була. "Ә штурм ротасында Татарстаннан 15тән артык якташыбыз һәм без барыбыз да анда туганнар кебек», — дип җылы итеп сөйли ул хезмәттәшләре турында.

Сергей билгеләп үткәнчә, түләү белән проблемалар юк — барысы да картага вакытында күчерелә. Яңа Чишмә районында Сергейның әнисе, сеңлесе, абыйсы яши, ә хатыны Бөгелмәдә икән. Хәзер гаилә беренче балаларын көтә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 31 июльгә кадәр контракт төзүчеләр 700 000 сум ала. Шәһәрләр, районнар һәм предприятиеләрдән түләүләрне исәпкә алганда, сумма миллионга җитәргә мөмкин. Заманча кием бирелә.

 

Фото: novoshishminsk.ru

Чыганак:  https://tnv.ru/tat

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев