Түбән Чыршылы авылы апалары махсус хәрби операция солдатларына һәм госпитальгә яңа ел күчтәнәче әзерләүне башлады
«Яңа ел күчтәнәче» акциясе башланды, дип хәбәр итәләр.
Түбән Чыршылы авылының «Аулак өй» клубына йөрүче ханымнар, «Җидегән чишмә» театр коллективы ханымнары МХО солдатларына һәм госпитальдә дәваланучы солдатларга «Яңа ел күчтәнәче» акциясен токмач кисү өмәсеннән башлап җибәрде. Токмачны Талия Сәгъдиевалар өендә кискәннәр.
Алар бергә җыелып, 120 йомыркадан 58 җәем токмач кискән. Моннан тыш үлән чәйләре әзерләделәр.
Әлбәттә, гуманитар ярдәмгә тәм-том да куярга кирәк дип, авылның өлкән апалары чәк-чәк пешерүдә ярдәм иткәннәр. Чәк-чәкне Рәисә Сафина өендә пешергәннәр.
«Күчтәнәчләребез барып ирешеп, җиңүгә безнең өлешебез дә керсен дип кызлар тырышып, күңел биреп эшләделәр. Посылкалар җыюда авыл халкы да бик булышты. Егетләребезнең сау- сәләмәт булып, туган җиребезгә җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләп калабыз!» – дип хәбәр итә Түбән Чыршылы китапханәсе социаль челтәрдә.
фотолар: https://vk.com/public212477047
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев