Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Түбән Чыршылы мәктәбендә хәрби операциядә катнашучы якташ хәрби белән очрашу үтте

Хәрби кыска вакытлы ялда.

Түбән Чыршылы мәктәбендә МХОда катнашучы авыл егете белән очрашу булды, дип хәбәр итә мәктәп сайты. "Кама" позывнойлы хәрби – әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучысы.  

«Очрашу барышында хәрби үзенең сугышчан дуслары, авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итүләре, чит җирдә булганда, авылны сагынулары турында сөйләде. Әңгәмә вакытында ул армиядә хезмәт итү кирәклеге, Туган якка, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турындагы темаларга тукталды. 

Бигрәк тә, якыннар белән сөйләшеп алуның, хатлар килүнең күңелгә рәхәтлек, дәрт бирүен әйтте. Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, изге теләкләр юлладылар. Әлбәттә, барыбызда да бер теләк: ямьле язлар җиңү алып килсен, хәрби операциядә булган һәр сугышчы якыннары белән очрашып, бәхетле тормыш кичерсен.
Без хәрби якташыбызга бирешмә, нык бул, исән-сау туган якка кайтуыңны көтәбез, дип озатып калдык», – дип хәбәр итәләр мәктәптән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев