Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Урдалы авылы мәктәбе коллективы МХО хәрбиләре өчен гуманитар йөкне почта аша җибәрде

Посылкалар барып җиткән

Урдалы мәктәбе коллективы да күптән түгел МХО хәрбиләре өчен гуманитар йөк озатты. Носкилар, пирчәткәләр, консервалар, печенье, конфетлар һәм башка кирәк-яраклар тутырылган тартмаларны алар почта аша хәрбиләргә җибәрделәр. 

Урдалы авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Айгөл Дәүләтшина инициативасы белән хәрбиләргә посылкалар почта аша җибәрелә. Аның болай итеп посылкалар җибәргәне бар, почта аша китүче җиденчесе бу.

“Кайда җибәрергә икәнен, адресны миңа үзәк почтадан әйтәләр. Аннары посылкаларны озаткач, маршрутын карау мөмкинлеге бар, күзәтеп торам, ватсап буенча авыл төркеменә дә хәбәр итәм. 8 көн эчендә посылкалар барып җитә. Әлбәттә, хәрбиләрдән посылкаларны алдык дип, җавап белән фотолар килә”, - ди Айгөл.

Гуманитар ярдәм озату якташларыбызның ил мәнфәгатьләрен яклаучыларга күрсәткән бердәмлегенең, игелекле булуының  ачык мисалы булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев