Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Хәрбиләр, аларның гаилә әгъзалары, шулай ук хәрби пенсионерлар өчен яңа ярдәм чарасы бирелә

Тиешле карар Россия Хөкүмәте тарафыннан имзаланды.

Түләүсез йөрү хокукы булган хәрби хезмәткәрләр, хәрби хезмәт пенсионерлары һәм аларның гаилә әгъзалары хәзер эш буенча командировка яки отпуск кебек билгеле бер ситуацияләрдә үз автомобиленнән файдаланган өчен компенсация ала алачак. Карар инде имзаланган, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте.

«Хәрби хезмәткәрләрнең статусы турында» закон нигезендә, хәрбиләр һәм пенсионерлар әлеге компенсацияне алу хокукына ия. Әмма моңарчы шәхси автотранспорттан файдалануга чыгымнарны каплау процессы регламентлаштырылмаган иде. Моңа кадәр хәрби хезмәткәрләр, чыгымнарын раслау өчен билетларын күрсәтеп, поезд яки самолетта йөргән өчен компенсация ала ала иде.

Карар автомобильдән файдаланган өчен чыгымнарны компенсацияләү тәртибен билгели. Әлеге тәртипне Эчке эшләр министрлыгы, Саклану министрлыгы һәм дәүләт хакимиятенең хәрби хезмәт каралган башка органнары гамәлгә ашырачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев