Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Зәй-Каратай авылы волонтерларының эше цех сыман - туктамый

Зәй-Каратай авылында махсус хәрби операциягә ярдәм итү тукталмый: алар кулдан килгәннең барысын да эшли, пакетларга чәй тутыра, госпиталь өчен урын-җир япмалары да тегәләр

Зәй-Каратай авылында махсус хәрби операциягә ярдәм итү тукталмый: алар кулдан килгәннең барысын да эшли, пакетларга чәй тутыра, госпиталь өчен  урын-җир япмалары да тегәләр

Зәй-Каратай авылы игелекле халык булуын һәрдаим раслап тора. Авыр чакта бергәләшеп ярдәм итү – аларга хас. Күптән түгел моның тагын бер дәлиле булды.

Билгеле булганча, Лениногорскидагы “С любовью и молитвами” (“Ярату һәм догалар белән”) волонтер төркеме хәрби операциягә гуманитар ярдәм озата. Күптән түгел чираттагы гуманитар ярдәм белән машина юлга кузгалды. Тик бу тормышта барысы да җайлы гына бармый, ватылулар да булмыйча тормый, волонтер төркемнән киткән машина юлда ватыла, әйтергә кирәк, вак-төяк ватылу гына түгел, ә шактый чыгым һәм вакыт сорый торган ватылу. 

Шуннан соң “С любовью и молитвами” төркеме җитәкчесе Эльмира Уламасова машинаны төзәтү өчен булышуны сорап, “Чик сакчылары берлеге” оешмасы җитәкчесе Артем Сарбаевка һәм волонтерларга мөрәҗәгать итә.

“Артем безнең сорауны җавапсыз калдырмады,  Тольятти чик сакчылары акча күчерде һәм төркемебездәге волонтерлар бик зур ярдәм күрсәтте. Аерым алганда, Зәй-Каратай авылы халкына бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Дәррәү кузгалып, авыл белән бергә машина төзәтергә акча җыйдылар. Шулай ук Яңа Сережкино авылы да ярдәм күрсәтте”, - дип сөйли төркем җитәкчесе Эльмира ханым.

Хәрби операциядәге ир-егетләр өчен гуманитар ярдәмнең никадәр кирәкле икәнлеген белгән, алар өчен борчылган халык мондый чакта тыныч кына каламы соң? Зәй-Каратай волонтерларын берләштереп торучы Зилә Шиһапова проблеманы әйтеп, белдерү куя. Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова авыл төркеме чатында, авылдашларына хәлне аңлата, “С любовью и молитвами” төркеменең гуманитар ярдәм белән киткән машинасы ватылуын әйтеп, авырлыкта берләшсәк иде, ди. “Кем күпме булдыра ала, ярдәм итик әле, авылдашлар. 100, 150 сумны хәер итеп тә бирәбез. Бу очракта да хәер диеп, саваплы гамәлгә кушылыйк”, - дип мөрәҗәгать итә авыл башлыгы. 

Зәй-Каратай халкы активлык күрсәтә, банк картасына акча күчерәләр, шулай ук Эльмира ханыма 20 мең сум җыеп та тапшыралар. 

“Зәй-Каратай авылы халкына төркемнең волонтерлары исеменнән, үз исемемнән олы рәхмәт сүзләре әйтәм. Саваплы гамәлләрегез белән башкаларга да үрнәк сез. Алар һәрчак ярдәмгә килә. Ел дәвамында, хәтта җәй көне дә туктамыйча хәрбиләр өчен маскировка челтәре үрәләр, витаминлы чәйләр ясыйлар, тегәләр, әйберләр җыялар, акчалата булышалар – алар башкарган һәр эш игелекле гамәл. Аерым рәхмәт сүзләре –  Зилә Шиһаповага, аның ярдәмчесе Зөдфия Янтуринага. Шулай ук авыл башлыгы Миләүшә Идиятовага волонтерларга карата җаваплы мөнәсәбәттә булганы өчен, тәкъдимнәрне хуплавы өчен рәхмәт яусын”, - ди Эльмира ханым. 

Зәй-Каратайда волонтерларны берләштерүче Зилә апа булса, Яңа Сережкинодан – Антонида Саушкина. Волонтер төркем җитәкчесе Эльмира Уламасова төркемнең иң актив катнашучысы Антонида Александровнага һәм Сережкино халкына да зур рәхмәт сүзләре әйтә. “Сережкинолылар төркем оешуга ук иң беренчеләрдән булып, фронтка ярдәм итүчеләр”, - ди.  

Зәй-Каратай авылы Лениногорскиның “С любовью и молитвами” волонтер төркеме филиалы булып тора. Узган елның октябрендә Зилә Шиһапова һәм Зөлфия Янтурина инициативасы белән һәм авыл җирлеге хуплавы белән эш башланып китә, аларга унлап хатын-кыз кушыла. Авыл клубына җыелып, маскировка челтәрләре үрәләр, бүгенге көндә 45нче челтәрне үреп бетергәннәр. Шулай ук пакетларга чәй тутыру эше дә бара. Апалар хәтта җәй көне, йортта-хуҗалыкта тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләр булганда да фронт өчен булышуларын туктатмыйлар.

Зилә Шиһапова яшь чагында тегү фабрикасында эшләгән. Менә махсус хәрби операция башлангач, үзенең осталыгын хәрбиләргә ярдәмгә юнәлтә. Ул үзенең тегү машинасында госпиталь өчен, хәрбиләр өчен урын-җир әйберләре тегә, япмалар, мендәр тышлары, сөлгеләр, Белгород госпитале өчен вафель тукымадан салфеткалар әзерли. Тегәргә дигән тукыманы юа, аннары үтүкли. Шулай ук авыл клубына апалар янына барып, алар белән маскировка челтәре үрә, халык китергән әйберләрне туплап, шәһәрдәге волонтер төркемгә илтеп бирә. 

Зәй-Каратай авылы апалары кебек, хәрбиләр өчен тәмле, хуш исле итеп чәйләр әзерләүчеләр тагын бармы икән? Чәй өчен чималны алар бакчаларыннан да, урман-болыннардан да җыялар, киптерәләр, аннары төргәклиләр. 

“Бакчадагы җиләкләр организм өчен файдалы, аларның яфракларын яздан җыябыз. Җиләкләр дә сәламәтлек нык булсын кирәк. Әйтик, кура җиләге канны сыегайта, ялкынсынуга каршы тора ала. Яфрагы да, җиләге дә файдалы”, - дип сөйли Зәй-Каратай авылында яшәүче Рузалия апа Лобанова. 

Солдатлар өчен витаминлы чәйләр ясар өчен ул сырганак, карлыган, кура җиләге, бөтнек – барысын да җыя, аларны бакчасында үстерә. Фитоҗыелма – витаминлы чәйнең нигезе. Рузалия ханым үләннәрне киптерү барышында аларның файдалы үзлекләрен дә өйрәнә. Ул моны хәрбиләргә мөмкин кадәр күбрәк файдасы булсын өчен өйрәнә. Ул үзе авыл мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшли. Әлбәттә, апалар белән берлектә пакетларга кипкән үләннәрне тутыра.

Узган елдан башлап, алар 20 меңнән артык пакет чәйләр әзерләгән. 

 

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 8 август санында укый аласыз.

 

Зилә Шиһапова, Зәй-Каратай волонтеры:
-    Авыл халкы белән бергәләп,  фронтка булышабыз. Тизрәк бу хәлләр тәмамлансын иде дип телибез. Без җиңүне якынайтуга өлеш кертә алуыбызга шатланабыз. Халык та бик ярдәмчел. Хәзер инде маскировка челтәрен тиз үрергә дә өйрәндек, 4х10 метрлы челтәрне үрер өчен 3-4 көн җитә. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев