Зәй-Каратай авылында волонтер төркемнең филиалы бер көнне дә калдырмыйча махсус хәрби операциягә ярдәм итә
Лениногорскидагы “С любовью и молитвами” (“Ярату һәм догалар белән”) волонтер төркеменең Зәй-Каратайдагы филиалы эшли башлаганга бер ел булды.
Махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән, моннан бер ел элек Зәй-Каратай авылында волонтер төркемнең филиалы барлыкка килде, авылдагы актив апалар хәрби операциягә булышабыз дип берләште. Бар күңел җылысын биреп, маскировка челтәре үрәләр, пакетларга чәйләр тутыралар, ә авыл халкы кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә.
Бер ел эчендә 55 маскировка челтәре үргәннәр, 20 мең данәдән артык үләнле чәйләр пакетларга тутырылган. Моннан тыш, авылдагы почта бүлекчәсе аша Белгород якларына 87 посылка җибәрелгән. Шулай ук күп суммада акчалата ярдәм күрсәтелгән, авыл мәчетенең дә финанс ягыннан ярдәм итүен билгеләп үтү кирәк.
“Минем дә өлешем керсен дип, кем ничек булдыра ала, битараф калмыйча ярдәм иткән барлык авылдашларга мең рәхмәт! Ярдәм итмәүче кеше дә калмагандыр. Җылы киемнәр, эчке киемнәр, носкилар, шәхси гигиена чаралары, күп күләмдә бал, каклар, вареньелар – барысын да халык китерә, без җибәрәбез, барысы да хәрби ир-егетләр өчен. Шулай ук егетләр отпускка кайткач, алар буш кул белән китми. Кайберләре алдан хәбәр итеп, заявка биреп куя, йә маскировка челтәре кирәк, йә башкасы. Бу очракта маскировка челтәрен шәһәрдәге волонтер штабка илтмибез, үзебездә тотып, хәрбинең кайтуын көтәбез. Үзләре килеп алып китүче хәрбилләр дә булды”, - дип сөйли МХОга ярдәм итү буенча авыл координаторы Зилә Шиһапова.
Шулай ук суыклар башлангач, халык сарымсакны да күпләп китерүен әйтә ул.
Нәкъ менә Зилә Шиһапова һәм Зөлфия Янтурина инициативасы белән һәм авыл җирлеге хуплавы белән узган ел авылда филиал оешты һәм эш башланып китте.
Алар бер ел эчендә маскировка челтәре үрергә остарып беттеләр. Тиз эшлиләр, чигү чиккән кебек матур, тигез килеп чыга аларның челтәрләре. Киңлеге 4 яки 5 метр, озынлыгы 10 яки 11 метр булган челтәр – солдатларыбызга дошманнан саклану япмасы.
Маскировка челтәрен үреп бетергәч, яхшы итеп төреп куярга да кирәк, монда көч таләп ителә. Апаларның ару белмәс беләкләре мондый эшә ияләнде инде хәзер. Челтәр эченә күчтәнәчләр дә куялар. Челтәрне ачып җибәргәч, сюрприз кебек килеп чыга ул! "С любовью и молитвами село Зай-Каратай" дип челтәр тышына зур кызыл йөрәк рәсеме дә куела.
Моннан тыш авыл халкы тәмле, хуш исле үләннәр китерә, шуларны чәй пакетларына тутырып, солдатларга туган як исе кушылган витаминлы чәй әзерлиләр.
Зэй-Каратайның челтәр үрүче иң активлары: Зилә Шиһапова, Зөлфия Янтурина, Айсылу Әхмәтшина, Әнисә Меньшова, Венера Вәлиева, Мөнирә Сөләйманова, Насия Ямаева, Расимә Фәрхетдинова. Чәйләрне пакетка тутыручыларның иң активлары: Фәридә Махиянова, Энже Шаһиева, Роза Кадырова, Гөлшат Сабитова, Рәмзия Мортазина. Клуб хезмәткәрләре дә ярдәм итүен әйттеләр: Галия Насибуллина, Рузалия Лобанова, Изилә Юнысова.
Зәй-Каратай авылы халкының игелекле эшләре өчен һәм волонтерлар тарафына “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркемнән һәрдаим рәхмәт сүзләре килеп тора.
“Сез дус, бердәм команда. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Алга таба да шулай бергә эшлик”, - ди “С любовью и молитвами” волонтер төркем җитәкчесе Эльмира Уламасова.
Шундый тырыш булулары хәтта башкаларны да рухландыра. Әйтик, күптән түгел әлеге волонтер штабның тагын бер филиалы Тимерьюл станциясендәге күпфункцияле үзәктә ачылды. “Станция -2” микрорайоны хатын-кызлары Зәй-Каратайдагыларга карап, алардан үрнәк алып, эшкә кушылулары турында хәбәр итәләр. “Сезнең челтәрләрне санап өлгерә алмыйбыз. Сез аларны әйтерсең, фабрикада эшләп чыгарасыз. Ә бит болар барысы да кул көче белән башкарыла. Сез – супер команда, авыл башлыгыгыгз да әйбәт. Исәнлек телибез һәрберегезгә”, дигән җылы эчтәлекле хәбәр тимерьюл станциясендәге хатын-кызлардан килеп ирешкән.
Волонтерлар менә шулай дүшәмбедән җомгага кадәр, иртәнге 8.00дән 11.00 сәгатькә кадәр авыл клубына килеп, зур эш башкаралар, кайберәүләре өйдән дә эшли икән. Һәрберсенең үз йорты, үз мәшәкате булса да, алар өчен беренче урында – хәрбиләргә ярдәм итү теләге.
Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 17 октябрь санында укый аласыз.
Фотолар: Г.Насибуллинадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев