Лениногорскиның 10нчы балалар бакчасында Гаилә бәйрәме үтте (фото)
Шушы көннәрдә шәһәребезнең 10нчы балалар бакчасында "Безнең гаилә- тату гаилә" бәйрәме үтте. Чын-чыннан бу бәйрәмгә бакчабызның иң матур,иң тату гаиләләре килде. Киеп килгән киемнәре үк аларны тагын да күркәм итеп күрсәтте. Әтиләреннән алып кечкенә кызларына тикле бер төстәге киемнәр киеп килеп үзләренә гашыйк иттеләр. Бәйрәмебездә татар халык мәкальләрен, ризыкларын ,йолаларын...
Шушы көннәрдә шәһәребезнең 10нчы балалар бакчасында "Безнең гаилә- тату гаилә" бәйрәме үтте.
Чын-чыннан бу бәйрәмгә бакчабызның иң матур,иң тату гаиләләре килде. Киеп килгән киемнәре үк аларны тагын да күркәм итеп күрсәтте. Әтиләре
Бәйрәмебездә татар халык мәкальләрен, ризы
Картайганчы, тигезлектә бергә тормыш көтәргә.
Кайгыны да, шатлыкны да һәрчак уртак итәргә!
Яшь биючебез (ике бала әнисе) Гөлнара Хамидуллина бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде, аңа каршы Рамиль Аюпов сикереп, сикереп биеп тамашачыларны шаккатырды.
Залга йорт- җирсез калган Бичура үзенә матур гаилә эзләп кергәч, бәйрәмдә балалар да үзләренең осталыкларын, "Үрмәкүч белән кем тизрәк исәнләшә " ярышында сынадылар. Бичура:" Кайсы гаиләгә яшәргә барыйм?" дип аптырап калды. Шунда тагын бер җырлы-моңлы гаиләләребезнең берсе Ягудиналар җыр сузды. Шул тикле йөрәкләргә үтеп керде әниле-кызлы бу дуэт. Безнең Бичурабыз чиратлап барлык гаиләләргә дә барам дип шатланып бәйрәмнән ашыга -ашыга чыгып китте. Тамашачылар да, мин үзем дә бу яшь матур тату гаиләләргә карап, аларга шатланып киләчәктә дә матур итеп балаларын тәрбиләп, тыныч тормышта яшәүләрен теләдек. Шушындый үз гаиләләрен матур бәллүр бокал сыман сакласыннар. Әле һаман да мин шушы кичәдә алган хисләрем белән йөрим һәм аларга рәхмәтлемен.
Минзилә Мугинова, 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.
Рәсемдә (Мусиннар,Аюповлар,Усмановлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев