БЕЗГӘ ЯЗАЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Урдалы мәчетендә Мәүлед бәйрәме үткән (фотолар)
Урдалы авылы мәчетендә ел саен Мәүлет бәйрәмен үткәрәбез. Менә быел да аны бик матур итеп уздырдык. Мәктәптән укучылары Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең тормыш юлын сөйләделәр, мөнәҗәтләр ,салаватлар әйттеләр. Хәзрәтебез балаларга бүләкләр таратты. Мәчеткә йөрүче әби-бабайларыбыз күчтәнәчләр белән килгән иде. Соңыннан түгәрәк табын артындәа бергәләп чәй эчтек. Шундый күркәм бәйрәм уздырганнары өчен...
-
Лениногорск укучысы "Бәхет йолдызы" конкурсы лауреаты булды
Татарстанда узган "Бәхет йолдызы" V Республика милли фестиваль-конкурсында лениногорскилылар да катнашты. Нәфис сүз номинациясендә I нче лауреат исемен 1 нче класс укучысы Дамир Динекаев яулады (укытучысы Лилия Фоат кызы Сарыймова). Котлыйбыз! Афәрин, кечкенә сүз остасы! Киләчәктә дә газиз ана телеңнең милләтпәрвәре булырга насыйп булсын. Фәридә Әхмәтшина
-
22нче бакчаның нәни артистлары гастрольгә чыккан (фотолар)
Безнең 11 нче гимназиягә 22нче балалар бакчасыннан кечкенә артистлар килде.Алар безгә Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" спектаклен күрсәттеләр, дип хәбәр итә Зөмәрә Шәрәпова. Балаларга шундый ошады, хәтта соңыннан төрле җәнлекләр булып киенгән артистларны йомшак уенчыкларны яраткан кебек кысып -кысып кочакладылар. Үзебез дә 1 "Б" сыйныфы укучылары белән Тыңлаусыз кыз турында әкият...
-
Буа районыннан килеп, Чыршылыны үз итүче Роза ханым турында
Язмадагы героем башлангыч сыйныф укытучысы Фәрхетдинова Роза Батырша кызы турында. Тумышы белән Буа районы Адав-Толымбай авылыннан ул. 8 классны "5" ле билгеләренә генә тәмамлап аттестат алгач, үзенең балачак хыялып ашырырга дип Тәтеш педагогия көллиятенә юл ала. Бик яхшы белем бирәләр анда. Менә инде юллама да кулда. Лениногорск шәһәренә юллама алган...
-
Лениногорскида кайбер йортларның тәрәзәләрен алганнар (фотолар)
Бер көнне Шашин урамы буйлап бара идем. Бер йортның тәрәзәләрен алып ташлаганнар, дип күрдем. Фатирларның эче ачыктан-ачык күренеп тора. Аптырап киттем, капиталь ремонтны хәзердән ук башлап, шулай җимергәннәрме соң? Җәй көне түгел бит, көннәр салкын. Бу хәлне берәрсеннән сорап аңлата алмассызмы. Равил Мөхәммәтов. Әлеге сорауны капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Денис...
-
Лениногорскиның балалар китапханәсендә кызыклы чара узды (фотолар)
29 ноябрь көнне шәһәребезнең Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә "Хайваннар дөньясында" исемле чара узды. Анда 3нче балалар бакчасына йөрүче балалар әкият геройлары Куян һәм Мияу белән гаҗәеп табигать дөньясына сәяхәт иттеләр, йорт һәм кыргый хайваннар турында тулырак мәгълүмат алдылар. Презентация ярдәмендә Мияу яшәгән авылда, Куян яшәгән сихри урман аланында да,...
-
Шөгерлеләр Мөэмин-Каратайда концерт куйды
Узган ял көннәрендә дүрт-биш машинага төялеп, Шөгер төбәге үзешчәннәре Мөэмин-Каратайга килеп төште. Егермедән артык артистның һәр чыгышына бәя бирерлек шактый вакыт кирәгер иде. Сәхнәдә композиторларыбыз, халкыбыз көй-моңнары яңгырады, дәртле биюләр күңелләрне күтәрде. Ике сәгатьлек әдәби-музыкаль тамаша мизгел эчендә үтте. Әле яңарак кына Шөгер җырчысы Рәшит Ихсановның гомер бәйрәме узган икән....
-
Менә шундый мәхәббәт
Минем абый хатынына искәрмәс кенә өйләнде дисәң дә була. Сәвия бик матур булмаса да, егетләрне карата белә иде. Ул безнең Рафиска кадәр дә күпләр белән йөрде. Авылга клуб мөдире булып килгән Сәвиянең даны тиз чыкты. Көн дә бер егеттән озаттыра торгач, аның күзе безнең яңа гына армиядән кайткан абыебызга төште....
-
Лениногорск мәктәпләре театр фестивалендә катнашты (фотолар)
10 нчы октябрь көнне 4 нче мәктәптә Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан театр фестивале булып узды. Бу чарада барлык шәһәр һәм авыл мәктәпләре катнашты. Һәр мәктәп үзенчә бик яхшы әзерләнгән. Репертуар да төрле иде. Мәсәлән, Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар" романы буенча өзекне Сарабикул һәм Сугышлы мәктәпләре әзерләгән. Рольләрне бик...
-
Урдалыда гөлләр үстерү серен беләләр (фотолар)
Урдалы авылының матурлык яратучы хуҗабикәсе Рәйсә ханым Хәйрова. Ул йорт яны бакчасында күп төрле чәчәкләр үстерә. Җәй буе бакчадан кереп тә карамый. Аның һәм шәһәрдән кайтып ярдәм итүче балаларының тырышлыгы белән бу йорт үзенең төзеклеге, чисталыгы белән авылда күпләргә үрнәк булып тора. Чәчәкләр белән рәттән, Рәйсә ханымның яшелчәләре, җиләк-җимешләре дә...
-
Федотовкада кырларында кызу урак өсте (фотолар)
"Изге сәгатьтә," иң яхшы теләкләр белән күмәк хуҗалык комбайннары кырга чыктылар бүген. Игенчеләргә уңай һава шартлары булсын, исән-имин урып-җыюны төгәлләргә язсын! Иванов Ирек беренче "кызыл олау"ны амбарга озатты. Уңышлар сезгә, уңган-булган егетләр! Валентина Павлова
-
Игенчеләргә күтәренке кәеф бүләк иттек (фотолар)
Узган атнада Иске Иштирәк авылында урак өсте алдыннын "Комбайннар парады" булды. Анда районның механизаторлары үз техникалары белән килгән иде. Комабайннарның эшкә әзерлекләрен карадылар. Без, Иске Шөгер һәм Урдалы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, урак өсте эше алдыннан игенчеләргә концерт куеп кайттык. Айрат Шәйхлисламов
-
Лениногорскида татар лагеренда "Калфаклы татар кызы" бәйгесе үткәрделәр (фотолар)
11 нче гимназия каршында оештырылган "Бәхетле балачак" татар лагеренда "Калфаклы татар кызы" дип исемләнгән бәйге узды. Сигез кыз: Аделина, Лиана, Аделә, Гүзәл, Айсылу, Зилия, Азалия, Алсу катнаштылар. Алар төрле яклап һөнәрләрен күрсәтте. Яулык бәйләү, алъяпкыч бизәү, җырларын, биюләрен, театрга осталыкларын күрдек. Бик матур бәйге булды. "Калфаклы татар кызы" исеменә Алсу...
-
Лениногорск "Айсылу" балалар театры "Алый парус" үзәгендә чыгыш ясады (фотолар)
Балаларны яклау көне уңаеннан "Ал җиллкәннәр"балалар тернәкләндерү үзәгендә 11 нче гимназиянең "Айсылу"балалар театры коллективы ике спектакль күрсәтте. Балаларга бик ошады.Каникул башлануга карамастан артистлар шатланып килделәр.Алар эле 1 нче 2 нче сыйныф укучылары гына.Театрга беренче адымнары. Зөмәрә Шәрәпова
-
Сарабикол мәктәбендә кызыклы очрашу узды
Сарабикол мәктәбендә Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең академигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Лениногорск районының "Чишмә"иҗат берләшмәсенең вәкиле, якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаров белән очрашу узды. Очрашуга Таһир абый үзенең авылдашы, оста гармунчы Хаҗиморат абый белән Әхмәтшин килде. Шагыйрьнең балачагы, мәктәп еллары, иҗаты, уңышларын чагылдырган презентациягә күзәтү ясаганнан соң, укучылар белән җанлы әңгәмә...