«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында республика уку йортлары яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән
Узган елда республиканың 15 мәктәбенә, 17 техникум һәм көллияткә яңа комьютерлар һәм презентация өчен махсус җиһазлар кайтартылган.
Аларны яңа җиһазлар белән тәэмин итү «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Цифрлы белем бирү» төбәк поекты ярдәмендә гамәлгә ашырылган.
Моннан тыш, 2019 елда Буа, Биектау, Зәй, Бөгелмә, Кайбыч һәм Нурлат районнары авыл мәктәпләренең спорт залларына ремонт ясалган. Ремонт эшләре «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты буенча башкарылган.
Казан федераль университеты «Халыкара эко-технологик система» проекты белән федераль бюджеттан 2 миллион 397 мең сум күләмдәге грант иясе булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев