КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лениногорскиның "Ак калфак"лылары осталыкларын күрсәтте (фотолар)
"Ак калфак"лылар тамашачы алдында тәүге тапкыр чыгыш ясады. Әлеге очрашу шәһәрнең 11нче гимназиясендә узды. "Исемең матур, кемнәр куйган?" дигән чарада халык "Ак калфак"лылар белән якыннан танышты. Чара җыр-бию, нәфис сүз, шигырьләр белән үрелеп барды. Зилә Мөдәрисова фото
-
"Халык участковые" конкурсында җиңгән Рүзәл Гариповны Казанда каршы алдылар (ФОТОЛАР)
Рүзәл Гарипов бүген Казанга кайтып җитте. Аны Эчке эшләр министрлыгында тантаналы төстә каршы алдылар. Лениногорск участковые Рүзәл Гарипов "Халык участковые" россиякүләм конкурста катнашып, җиңеп чыкты. Аны Мәскәүгә чакырып бүләкләделәр. Аңа конкурсның символы УАЗ "Патриот" автомобиле ачкычы, статуэтка тапшырылды, майор званиесе бирелү турында хәбәр иттеләр. Бүген ул бүләк - машинада Казанга...
-
Лениногорскилы Рүзәл Гарипов - җиңүче: УАЗ «Патриот» автомобиле ачкычы тапшырылды, майор исеме бирелде (фотолар)
Рүзәл Гарипов "Халык участковые" Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә үтте. Анда конкурста катнашып, җиңүче өч участковый чакырылган иде: Татарстаннан Рүзәл Гарипов, Ненец автономия округы һәм Чукотка участковые. Безнең участковыйга былтыргы конкурсның җиңүчесе Калининград капитаны Виталия Тохтамыш "Халык участковые" статуэткасын тапшырды. Тантаналы төстә УАЗ «Патриот» автомобиле ачкычы тапшырылды һәм...
-
Районыбыз авыл җирлекләрендә референдум узды (ФОТОЛАР)
Бүген, 19 ноябрьдә, районыбыз авыл җирлекләрендә үзара салым билгеләү буенча референдум уза. Быел да республиканың барлык авыл җирлекләрендә референдум бер көнне үтә. Билгеле булганча, 2016 елдан башлап үзара салым референдумы уздыру вакыты алышынды. Шулай итеп, 19 ноябрьдәге референдум 2018 ел өчен үтә. Тавыш бирүләрне алдан оештыруның сәбәбе бик гади, ул...
-
Районыбыз авыл җирлекләрендә референдум узды (ФОТОЛАР)
Бүген, 19 ноябрьдә, районыбыз авыл җирлекләрендә үзара салым билгеләү буенча референдум уза. Быел да республиканың барлык авыл җирлекләрендә референдум бер көнне үтә. Билгеле булганча, 2016 елдан башлап үзара салым референдумы уздыру вакыты алышынды. Шулай итеп, 19 ноябрьдәге референдум 2018 ел өчен үтә. Тавыш бирүләрне алдан оештыруның сәбәбе бик гади, ул...
-
Лениногорск игенчеләре йөзәр мең сум премиягә лаек булды
Районыбыз игенчеләре "Иң яхшы комбайнчы" республикакүләм бәйгенең җиңүчеләре булды. Аеруча тырышып эшләгән һәм шул тырышлыгы югары нәтиҗәләрдә чагылыш тапкан комбайнчыларыбыз: Азат Хәбибуллин белән Равил Дәүләтшин диплом һәм 100әр мең сум күләмендә премиягә лаек булдылар. Районыбыз механизаторлары Казанга бүләкләү тантанасында булып кайтты. Хәбибуллин Ф.З" фермер хуҗалыгыннан Азат Хәбибуллин - җиргә берегеп...
-
Лениногорскида 12нче пар игезәк бала туды
Шушы көннәрдә Лениногорск ЗАГСында 12нче пар игезәк балалар тууы теркәлде. Игезәк кызлар Иске Шөгер авылында яшәүче Илдар һәм Эльвина Насырҗановлар гаиләсендә дөньяга килгән. Кызларга Элсинә һәм Ясминә, дип исем кушканнар. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова туу турында таныклык тапшырганде, әти-әнигә һәм балаларга исәнлек теләде. фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D0%B4%D0%B5%D0%B2%D0%BE%D1%87%D0%BA%D0%B8%20%D0%B4%D0%B2%D0%BE%D0%B9%D0%BD%D1%8F%D1%88%D0%BA%D0%B8%20%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B6%D0%B4%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D1%8B%D0%B5%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&noreask=1&img_url=https%3A%2F%2Fs-media-cache-ak0.pinimg.com%2Foriginals%2F9b%2Ff7%2Fc7%2F9bf7c77607ff561c506e78c7a9a449e3.jpg&pos=38&rpt=simage&lr=101361
-
Лениногорск комбайнчыларын Казанда бүләкләделәр
Бүген Казанда Игенчеләр сараенда 2017 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы комбайнчы" республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды. Иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыны Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәбрикләде. Исегезгә төшерик: 200 комбайнчыны бүләкләү карары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән иде. Аеруча тырышып эшләгән...
-
Лениногорскилылар, бүген көчле җил көтелә
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез республика территориясендә, шул исәптән Казанда да көчле җил көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17, Казанда 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез урыны...
-
Лениногорскилылар, хәерле иртә!
-
Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте (фотолар)
Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм көннәрендә дә күбесе эштә аларның. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Мәдәният сараенда тантаналы чара узды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хокук саклау хезмәткәрләренә үзенең котлау сүзләрен җиткерде. -Сезнең фидакарь хезмәтегез - җәмгыятьтәге тотрыклылыкның, халыкның куркынычсызлыгы, сәламәтлеге һәм тынычлыгы нигезе. Тәртип һәм лениногорскилыларның куркынычсызлыгын...
-
Лениногорскида Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган концерт узды (фотолар)
7 ноябрьдә Октябрь революциясенә 100 ел тулды. Шул уңайдан Мәдәният сараенда мәдәни чара оештырылды. Концертта шәһәребезнең "Надежда" ветераннар хоры, "Зиләйлүк", "Сударушка" вокаль ансамбльләр, "Браво" нәфис сүз студиясе, Гәүһәр Гыйлфанова белән Мәхтүмә Сөләйманова һ.б. катнашты. Бәйрәм яшь буынгада, Совет чоры кешеләренең күңеленә дә хуш килде.
-
Лениногорскида Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт булды
Лениногорскиның үзәк мәйданында бүген Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды. Халыкны район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәм белән котлады. -Әлеге бәйрәм дәүләтнең нигезен тәшкил итә, җәмгыятьнең рухи һәи хокукый нигезен ныгыта, диде ул. -Бәйрәм белән сезне! Сәламәтлек, уңышлар телим, - диде ул. Концертны яшь артистлар һәм үзешчән...
-
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл җирлеге башлыклары белән очрашты (фотолар)
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов кабинетында авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә үтте. Анда авыл җирлекләрен үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү турында сүз барды. Һәр авыл башлыгын шәхси тыңладылар. Алар хисап тотты: анда халык саны һәм яшәү сыйфаты, җирлек проблемалары һәм үсеш перспективаларына тукталдылар. Милек һәм транспорт салымын түләү турында...
-
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов «Чиста яр» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде (фотолар)
Республика Экология министрлыгы "Чиста яр" республика конкурсына нәтиҗә ясады, җиңүчеләр арасында лениногорскилылар да бар. Анда предприятие һәм оешмалар, халык актив катнашты. «Татарстанның иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә Мактау грамотасы һәм бүләккә Зеленая Роща авыл җирлеге лаек булды. «Иң тәҗрибәре катнашучы» номинациясендә Салих Валирахман улы Сәхапов бүләкләнде; «Иң яшь катнашучы» номинациясендә...