Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск комбайнчыларын Казанда бүләкләделәр

Бүген Казанда Игенчеләр сараенда 2017 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы комбайнчы" республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды. Иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыны Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәбрикләде. Исегезгә төшерик: 200 комбайнчыны бүләкләү карары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән иде. Аеруча тырышып эшләгән...

Бүген Казанда Игенчеләр сараенда 2017 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы комбайнчы" республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды.

Иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыны Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәбрикләде.

Исегезгә төшерик: 200 комбайнчыны бүләкләү карары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән иде.
Аеруча тырышып эшләгән һәм шул тырышлыгы югары нәтиҗәләрдә чагылыш тапкан 200 комбайнчы диплом һәм 100әр мең сум күләмендә премиягә лаек булды.

Җиңүчеләр арасында безнең район комбайнчылары да бар: Азат Хәбибуллин ("Хәбибуллин Ф.З." КФХ), Равил Дәүләтшин ("Лениногорская агрофирмасы")

"Иң яхшы комбайнчы" бәйгесе 3 августтан 25 сентябрьгә кадәр үткәрелде. Конкурста ашлык җыю комбайннарында һәм үзйөрешле ургычларда эшләгән 1 меңгә якын механизатор көч сынашкан. Иң-иңнәрне ачыклау өчен, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан Татарстан районнарыннан көндәлек мониторинг алып барылган. Җитештерүчәнлегенә карап, техника төркемнәргә бүленгән. Шулай ук, үзйөрешле ургычларда эшләгән иң оста 50 комбайнчы да төркемнәргә бүлеп билгеләнгән. Конкурс тәмамлангач, номинантларның эш нәтиҗәләренә урыннарга чыгып, тагын бер кат анализ ясалган, аннары 200 җиңүче билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев