Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте (фотолар)

Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм көннәрендә дә күбесе эштә аларның. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Мәдәният сараенда тантаналы чара узды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хокук саклау хезмәткәрләренә үзенең котлау сүзләрен җиткерде. -Сезнең фидакарь хезмәтегез - җәмгыятьтәге тотрыклылыкның, халыкның куркынычсызлыгы, сәламәтлеге һәм тынычлыгы нигезе. Тәртип һәм лениногорскилыларның куркынычсызлыгын...

Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм көннәрендә дә күбесе эштә аларның.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Мәдәният сараенда тантаналы чара узды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хокук саклау хезмәткәрләренә үзенең котлау сүзләрен җиткерде.

-Сезнең фидакарь хезмәтегез - җәмгыятьтәге тотрыклылыкның, халыкның куркынычсызлыгы, сәламәтлеге һәм тынычлыгы нигезе. Тәртип һәм лениногорскилыларның куркынычсызлыгын саклап, сезнең иң яхшы сыйфатларыгыз - батырлык һәм көчегез, мәрхәмәтлегегез тулырак ачыла. Лениногорск эчке эшләр бүлегенең шәхси составына, хөрмәтле ветераннарга сәламәтлек, хезмәтегездә, гражданлык һәм һөнәри бурычыгызны үтәгәндә, уңышлар телим, - диде ул.

Ул көнне эчке эшләр бүлегенең бик күп хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Бүлек ветераннары, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнең тол калган хатыннары да бар иде залда. Аларга аерым рәхмәт әйттеләр.

Эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин бүлекнең тарихы бик күп батырлык, бер-береңә ярдәмләшү, һөнәри осталык үрнәкләре саклый, дип белдерде. "Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре башкарган эш җәмгыятьтә бик кирәкле, шул ук вакытта бик авыр һәм җаваплы һөнәрләрдән санала. Бәйрәм белән котлыйм, уңышлар телим сезгә, - диде. Шулай ук Рәхмәт хатлары тапшырды. Күп еллар эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы булып эшләгән. Ландыш Зиннәтуллинага Совет милициясенең 100 еллыгы уңаеннан медальгә лаек булган, аны сәхнәгә аерым чакырып тәбрикләделәр. "Ландыш Азатовна бик тә җаваплы эш башкарды, үзен тулысы белән эшкә биргән фидакарь хезмәткәр, - диде ул.

Алсу Миңнебаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев