Лениногорск игенчеләре йөзәр мең сум премиягә лаек булды
Районыбыз игенчеләре "Иң яхшы комбайнчы" республикакүләм бәйгенең җиңүчеләре булды. Аеруча тырышып эшләгән һәм шул тырышлыгы югары нәтиҗәләрдә чагылыш тапкан комбайнчыларыбыз: Азат Хәбибуллин белән Равил Дәүләтшин диплом һәм 100әр мең сум күләмендә премиягә лаек булдылар. Районыбыз механизаторлары Казанга бүләкләү тантанасында булып кайтты. Хәбибуллин Ф.З" фермер хуҗалыгыннан Азат Хәбибуллин - җиргә берегеп...
Районыбыз игенчеләре "Иң яхшы комбайнчы" республикакүләм бәйгенең җиңүчеләре булды. Аеруча тырышып эшләгән һәм шул тырышлыгы югары нәтиҗәләрдә чагылыш тапкан комбайнчыларыбыз: Азат Хәбибуллин белән Равил Дәүләтшин диплом һәм 100әр мең сум күләмендә премиягә лаек булдылар.
Районыбыз механизаторлары Казанга бүләкләү тантанасында булып кайтты.
Хәбибуллин Ф.З" фермер хуҗалыгыннан Азат Хәбибуллин - җиргә берегеп үскән егет ул. Югары белемле инженер инде күптәннән комбайн штурвалына утырып, туган як басуларында эшли. Район буенча "Иң яхшы комбайнчы" конкурсында да еш кына беренчелекне алды. Уңганлык, хезмәт ярату, туган җиргә хөрмәт, бәлки, гаиләдән дә килә торгандыр. Азат республика бәйгесендә җиңүе белән мактанып тормады, уңыш мулдан булды бит, шул йогынты ясагандыр, ди.
"Лениногорская агрофирмасы" механизаторы Равил Дәүләтшин фикеренчә, җиңү беркайда да җиңел генә бирелми. Иртә таңнан, кичкә кадәр эшләп, җирне яратканнар гына комбайнчы хезмәтен башкара ала, ди. Әле аңа һәркөнне 50 километрдан килеп-китеп тә йөрергә туры килгән. Равил абый үзе Чирмешән районының Түбән Чегодай авылыннан. Дүрт ел элек "Лениногорская агрофирмасы"на эшкә килгән.
Механизатор эшкә килгәч, аңа яңа техника - "МакДон" үзйөрешле чапкычын тапшыралар. Шуннан бирле аның "тимер атлы дусты" белән аерылганы юк.
Тулырак "Заман сулышы" газетының җомга, 17 ноябрь санында укыгыз.
Розалия Мостафина
Фото авыл хуҗалыгы идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев