Проза рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бер сихерче хатын тарихы
Көн дә ипигә килүче тыйнак кына бу урыс әбиенең сөйләгәннәренә ышанып бетә торган түгел иде. Шушы яшенә җитеп кеше алдалап йөрмәс инде дип тә уйладым. Ләкин ни булса да, аның сөйләгәннәреннән чыгып, кемгәдер сабак булсын дип язам бу юлларны.
-
Укучыбыз Люция Закирова язмасы: "Ата һәм бала". Дәвамы
Иртәнге аш алып кергән санитарка уйларыннан, хыялларыннан чынбарлыкка кайтарды бабайны.
-
Укучыбыз Люция Закирова язмасы: "Ата һәм бала"
...Улым, табиблардан сорап, үзегезгә алып чык мине бәйрәм көннәренә генә булса да. Туйдым бу дару исеннән. Палата да салкын, хастаханәдә төзелеш эшләре бара, буяу исе башыма каба. Җибәрерләр, балам, мине, кая китсеннәр.
-
Шәфкатьлелек яшәсен йөрәкләрдә
Гөлзинә Ирекле поселогы борылышында төшеп калды да, авыр сумкаларын күтәреп әкрен генә үзәккә таба атлый башлады. Әгәр дә, ял итмичә, тизрәк атласа, авылына кайтучы автобуска да өлгерәчәк. Аңа һич кенә дә соңга калырга ярамый, дип уйлады ул.
-
Кәртләр юраган бәхет
Бишәр онык - оныкчыкка әби булган Акзадәнең шатлыгы эченә сыймады. Кечкенә оныкчыгын итәгенә утыртып, бер яратып сөйде, бер иркәләде. Баланың баласы балдан татлы, диләр шул. Кай арада әби булырга өлгергән диген. Мәңге картаймас төсле тоелса да, инде ике кат әби булырга өлгерде Акзадә.
-
"Кызым ашатмый. Керләремне дә юмый. Чит кешегә дә болай каты бәгырьле булмыйлар"
Казанның Әбҗәлилов урамындагы бер йортта яшәүче Илгиз абый күптән түгел 66 яшен тутырган. Карап торышка бер дә ул яшьне бирмәссең. Битен сакал-мыек каплаган, маңгаенда сырлар үз юлын салган. Мин аны буранлы көндә очраттым
-
Яңа ел маҗарасы
Сиксәненче еллар, сәвит чоры заманы. Безнен цехта да яна елга әзерләнә башладылар.
-
МӘХӘББӘТЕМДӘ КАЛАМ
Хәрби хезмәттәге улы Таһир, шалтыратып, бүген әнисенең ушын ала язды. Гөлбану, бер елмаеп, бер моңаеп дигәндәй, улының сүзләрен көне буе уенда йөртте. “Менә сиңа яңалык! Атасына ничек әйтергә инде? Әйтмичә дә ярамый. Әй бу яшьләрне! Кая ашыгалар диярсең! Хезмәтеннән кайткач та өлгерерләр иде әле... Бигрәк яшьләр бит әле. Үзләре дә бала гына...”
-
“ӘТИ” ДИП ТЕЛЕМ АЧЫЛДЫ
Алар дискотекада таныштылар. Радик анда үзенекеләр белән чыгыш ясады. Җырчы ул. Гитарада да уйный. Университетта, мәктәптә бергә укыган егетләр арасыннан җырга, музыкага әвәслеге һәм сәләте булганнарны туплады да, үз “төркем”ен оештырды.
-
Лениногорскилылар, сезгә шаян хикәяләр укырга ошыймы?
Әлфинәнең ялдан соң беренче эш көне иде. Бөтенесеннән дә алданрак барыйм әле, дип ашкынды ул. Тик аннан өлгеррәкләр дә бар икән, алар күптән ишек төбендә басып тора иде инде. Ул эшли торган контора тирәсенә су буе халык җыелган. Бинага һич керә торган түгел, этеш-төртеш. Иртә таңнан бу кешеләр нишли монда?
-
"Сиңа ияреп гөнаһка батып беттем"
Күршем белән әкрен генә урамнан атлыйбыз. Бездән алда күлмәгенең арка өлеше бөтенләй ачык яшь кенә хатын-кыз бара. Күршем җор телле: – Болар иртүк тавышланышканнар, ире хатыны ишектән чыкканда гына күлмәген ертып, аерып төшергән, – ди.
-
Зилә Мөдәррисовадан хикәя: "Гомер итү- урам чыгу гына түгел"
Кадрия бөтен дөньясын онытып, көзге каршында бөтерелгән Сабринаны сокланып күзәтте. Кыз әле муенсасын, әле чәчен , әле күлмәгенең итәген рәтләде. Бүген аның туй көне. Менә ул зур тормыш юлына аяк басачак. Көдрә чәчле, зәңгәр күзле кечкенә кызчык кай арада үсеп җиткән диген. Алдагы тормышында аны бары тик уңышлар көтсен иде.
-
“Кызымны ашыгыч ярдәм машиналары да алып китми башлады, чөнки машинага сыймый”
Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, бер-беребезнең хәлен белешергә дә вакыт табалмый башладык. Кайчандыр бергә эшләгән Галимә апа белән күптән сөйләшкәнем юк иде. Бер көнне телефонымда булган бөтен номерларны барлап утырганда, аныкына тап булдым. Хәлләре ничек икән? Кызы авырый иде.
-
БАНКЛАР БӨЛДЕРӘ
Бөтен дөнья кредитта утыра. Яңа гына гаилә корып җибәргән яшь парлар да тормышны банктан башлый. Чөнки фатир кирәк, кешечә йөрергә машина кирәк, хәтта каядыр ял итәргә бару өчен дә кредитсыз булмый. Кыскасы, караул!
-
ПОЖАЛЫСТЫ
Хәзерге «теләсә нәрсә эшлә» дигән әрсез, демократик заманда халык арасында «Пожалысты» дигән сүз, көннән-көн киң кулланыш табып, үзенә зур абруй яулый бара.