Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Май аенда нинди үләннәр җыеп калырга кирәк?

Алар нәрсәдән файдалы һәм ничек кулланырга?

Май аенда нинди үләннәр җыярга?

 Тузганак чәчәген киптереп булмый, ә кайнатмасын эшләргә мөмкин. Файдасы күбрәк булсын өчен иң яхшысы – юеш сөлге белән бер-ике сәгать җиңелчә генә каплап торып, бер тәүлеккә суыткычның катыру камерасына куярга, аннары иттарткычтан чыгарып киптерергә. Газ мичен бераз гына ачып куеп, 50-60 градуста киптерә аласыз. Барлыкка килгән гранулалар өстенә (бер чынаякка – бер чәй кашыгы) кайнар су агызып төнәтеп эчәргә, әмма кайнатырга кирәкми. Бу төнәтмәне ютәлдән башлап онкология чире булганнарга кадәр эчәргә була. Гомумән, сары чәчәкләр йөрәге һәм бавыры белән проблема булганнарга булыша. Бигрәк тә бавыр ярата сары төсне. Тузганакның яфраклары да файдалы. Аңарда витаминнар аеруча күп. Кайнар су белән юдырып алып, салатларга куша аласыз. 

Әрем җыеп калырга ашыгыгыз. Ул паразитларга каршы көрәшә, анемиядән кулланыла, үт суын куу үзлегенә ия.

Паразитлардан котылу өчен ун көн дәвамында биш тиен зурлыгындагы әрем яфрагын ипи йомшагы белән кушып ашау да җитә. Кышын бер чәй кашыгы кипкән яфракны бер стакан суга салып төнәтәсең. Буыннары авыртканнарга бер өлеш әремгә биш өлеш аракы кушып ясалган төнәтмә белән ышку булыша. 

Бака үләнен дә чи килеш салатка куша аласыз. Бер стакан суга бер чәй кашыгы кипкән үләнне төнәтеп эчәргә мөмкин. Ул какырыкны чыгарырга булыша. 

Яшь каен яфракларының сидек куу, паразитларга каршы көрәшү үзлеге бар. Аллергиясе булмаган бөтен кеше дә куллана ала. Бер аш кашыгы кипкән яфракны бер стакан суга (биш чи яфракны бер стакан суга) салып төнәтеп эчегез. 

Тиздән каз үләне (гусиная трава, спорыш) чыга башлый. Аны буыннар, бавыр һәм бөерләр белән проблема булганда кулланырга киңәш итәбез. Әмма тромбофлебит белән интегүчеләргә сак кулланырга кирәк. Тәэсирен йомшарту өчен тал яки усак кайрысын кушарга була. Гомумән кычыткан, гөлҗимеш, көтүче сумкасы, андыз (девясил) белән төнәтмә ясаганда, кан куермасын өчен, тал яки инде усак кайрысы кушарга тырышыгыз.  

Үги ана яфрагы да какырыкны чыгара. 

Әрекмәннең согы күп авырулардан файдалы. Әмма аны биш яшькә кадәрге балаларга эчерергә ярамый. Кул учы кадәрге яфракларын куллана башларга була. Согын чыгарып, көненә өч-биш тапкыр берәр аш кашыгы эчегез. Аның артыннан ук су эчеп тә куярга ярый.

"Ш.К."

Алдан табиб белән киңәшләшү кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев