Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Альберт Минһаҗев грек-рим көрәше буенча Россия Беренчелегенә юллама алды

Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәшчесе Альберт Минһажев Россия Беренчелеге ярышларында катнашачак.

Илкүләм ярышларында катнашу хокукына ул Идел буе федераль округы бәйгесендә призлы урын алуы белән ия булды.

Грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы бәйгесе шушы көннәрдә генә Кстов шәһәрендә узды. Ярышларда Россиянең 13 регионыннан 300 көрәшче катнашты. Бәйгедә 18 яшькәчә булган көрәшчеләр көч сынашты.

Альберт Минһажев 80 килограмга кадәрле авырлык категориясендә бил алышкан грек-рим көрәшчеләре арасында бронза яулап алуга иреште.

Бу уңыш Лениногорск көрәшчесенә яңа уңышлар өчен киңлекләр ачты. Ул февраль аенда Владивосток шәһәрендә узачак Россия Беренчелегенә юллама алды. Бу аның осталык, талант һәм ихтыяр көчен раслаучы зур казаныш.

Без шулай ук Альбертның остазлары, 3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлеге тренеры Руслан Лущиков һәм беренче тренеры Владимир Майоровның да зур уңышы. 

Фото һәм мәгълүмат Лениногорскиның 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең ВКонтакте социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев