Балалар ГТО нормативлары тапшыруны дәвам итә (+фотолар)
СПОРТ

Балалар ГТО нормативлары тапшыруны дәвам итә (+фотолар)

Лениногорск балалар йортында тәрбияләнүче балалар ГТО нормативлары тапшырды.

6 яшьтән 18 яшькә кадәргә балалар 5 сынау буенча ГТО нормаларын уңышлы тапшырды.

Алар урыннан озынлыкка сикерде, йөгерде, алга авышты, тартылды һәм башкалар ). Зуррак яшьтәгеләр үзләрен ГТО судьялары сыйфатында сынап карады. 

Балаларны ГТО нормаларын уңышлы тапшырулары белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез. Хәзер инде тиешле значок алуларын гына көтәсе кала.

Фото һәм мәгълүмат ГТО Лениногорский район ВКонтакте төркеменнән


Нет комментариев