Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск чаңгычылары ачык республика ярышларында җиңүләр яулады

Лениногорскиның чаңгы узышлары буенча спорт мәктәбендә тәбияләнүчеләр тагын бер кат үзләренең көчле көндәш булуларын дәлилләде.

Ачык республика  ярышларында катнашкан 400 дән артык чаңгычы арасында алар иң осталар төркеменә керә алды.

Ачык республика ярышлары моннан берничә көн элек Бөгелмәдә үтте. Ул танылган спортчы Розалин Бакыев призларына үздырылды.  15-16 нчы декабрь көннәрендә узган көч сынашуларда Лениногорскиның яшь чаңгычылары Андрей Архипов, Кристина Муравцева, Аяз Вафин, Антон Рыков, Нияз Хамматов, Дамир Латыйпов, Иван Федоров, Дарья Уланова яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алар үз яшьләрендәге  спортчылар төркемнәрендә иң яхшылар рәтенә керделәр.

Белешмә
Танылган чаңгычы Розалин Бакыев 1955 елда, Бөгелмәдән 50 километр ераклыкта гына урнашкан Ютазы районының  Яссы Тугай авылында туган. 
Чаңгы спорты буенча СССР җыелма командасы әгъзасы булган . Халыкара класслы спорт мастеры, СССР чемпионы Розалин Бакиев призларына республика ачык ярышлары Бөгелмәдә 1988 нче елдан бирле үткәрелә.

 Исламия Галимова тәрҗемәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев