Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Герой якташыбыз Иван Заварыкин истәлегенә грек-рим көрәше буенча зур ярышлар үтте

Бәйгедә Лениногорск көрәшчеләре генә түгел, бөтен республика һәм күрше Башкортостаннан килгән командалар да бар иде.

Шәһәребезнең яшь көрәш осталары командасы әлеге дәрәҗәле көч сынашуларда өченче урынны яулады.

Мондый истәлек турниры Лениногорскида инде 40 нчы тапкыр уздырыла. Бу юлы ярышларда барлыгы 10 команда - 120 көрәшче катнашты.

Шәһәребез данын бәйгедә унберәр көрәшчедән торган ике команда яклады. Лениногорскиның беренче командасы үз авырлык төркемендә Әлмәт, Түбән Кама командаларын җиңде. Ә финалга чыгу өчен көрәштә Бөгелмә шәһәре командасына 6:5 исәбе белән оттырды.

Икенче команда Зәй, Яшел Үзән, Әлмәт командаларын отты. Финалга чыгу өчен барган көч сынашуларда Яр Чаллыдан килгән спортчыларга 7:4 исәбе белән оттырды. Өченче урын өчен Лениногорскиның ике командасы үзара ярышты.

Нәтиҗәдә бронза призга Лениногорск -1 командасы ия булды.

Турнирда 10-12 яшьлек үсмерләр бил алышты. Лениногорск көрәшчеләре шәһәрнең 3 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнә. Алар Руслан Лущиков, Владимир Майоров, Уел Бадыкшанов һәм Азат Шакиров кул астында көрәш осталыгына өйрәнәләр. Безнең көрәшчеләр инде күптәннән республика күләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алып киләләр.

Герой якташыбыз истәлегенә үткәрелгән ярышларда Камил Вәлиәхмәтов, Илья Пикалев, Николай Лобанов. Дмитрий Зорин, Павел Антонов, Радмир Мортазин кебек, яшь булсалар да исемнәре лениногорскилыларга байтактан таныш көрәшчеләр көч сынашты. Алар барсы да Лениногорск  командасы составында ярыштылар.

Бронза приз алуга ирешкән команда исәбендә тагын, нинди генә оста көндәшкә дә лаеклы каршылык күрсәтә алучы Ринат Хәбибуллин, Данил Даньшин, Илья Пикалев, Кирилл Иванов, Илья Дмитриев та бар иде.

Исламия Галимова тәржемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев