Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

“Яшьлек” спорткомплексында грек-рим көрәше буенча беренчелек үтте

Берничә көн элек “Яшьлек” спорткомплексында грек-рим көрәше буенча Лениногорск шәһәре Беренчелеге узды.

Ярышларда 3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүче, туган еллары 2010 нче елдан алып – 2013 нче елга кадәр булган үсмерләр бил алышты. Бу көнне барлыгы 80 яшь спортчы үзенең көрәш осталыгын сынап карады.

Кырыс, әмма гадел жюри яшь көрәш осталарының хәрәкәтләрен энә күзеннән үткәреп барды диярлек. Көрәшчеләр кайсы елда тууларыннан тыш, авырлык категориясенә дә бүленеп көч сынашты, билгеле.

2012-2013 елгы көрәшчләр арасында Дамир Саинов, Радмир Мортазин, Артур Журавлев, Никита Слободин, Ярослав Хәкимов, Айнур Мөхәммәдиев җиңү яулады.

2010-2011 елгы үсмерләр арасында Тимур Шәмсуллин, Ринат Хәбибуллин, Павел Антонов, Дмитрий Зорин, Илья Пикалов, Камил Вәлиәхмәтов иң осталар булдылар.

Исламия Галимова тәржемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X