Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

“Юбилейный” бассейнында яңа сезон ачылуга багышланган ярышлар булды

Лениногорск йөзүчеләре кунакларны хөрмәт белән кабул итсәләр дә, ярышлар вакытында аларны тыйнак кына алга үткәреп җибәрмәделәр.

Ярышларда лениногорскилылардан тыш, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы һәм Зәй командалары да катнашты.

Бәйге прграммасы, 2010-2014 елларда туган кече яшь категориясендәге спортчыларга -100 метр, аннан өлкәнрәкләргә -200 метр арага комплекслы йөзеп узышудан тора иде.

Лениногорскиның яшь йөзүчеләре бик уңышлы нәтиҗәләргә ирештеләр. Захар Николаев, Елизавета Шуманева, Анастасия Артемьева, Лиана Шәйхетдинова һәм Раил Сафин бронза медальләргә ия булдылар. Анастасия Кожевникова, Әскар Саримов, Яна Ханнанова – ярышларның көмеш призерлары. Ә Эльвира Харасова һәм Роберт Харасов чемпион исеменә лаек булды.

Баттерфляй стиле белән йөзеп, 50 метр арага сигез кешедән торган эстафета ярышларында лениногорсклылар икенче урынны яуладылар.

Исламия Галимова тәржемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев