Көрәшчеләр Казаннан – алтын, көмеш медальләр алып кайтты
СПОРТ

Көрәшчеләр Казаннан – алтын, көмеш медальләр алып кайтты

Казан шәһәрендә грек-рим көрәше буенча 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ачык республика турниры узды.

 


Турнир халыкара класслы СССР спорт мастерлары: Наил Измайлов, Герман Новиков, Илдус Мөхәрләмов истәлегенә үтте. Россиянең 20 шәһәреннән 180 яшь көрәшче катнашты.
Үз үлчәү категориясендә Илназ Сәлахов җиңүче булды. Бронза медале ияләре – Макар Зубаровский, Арслан Яфасов.

 


Нет комментариев