Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск шахматчыларында –ике көмеш һәм бронза

Ял көннәрендә Лениногорск шахматчылары күрше районда ярышларда булдылар. Баулыда узган блицтурнирдан алар ике көмеш һәм бер бронза яулап кайттылар.

Блицтурнир шахмат буенча дөнья чемпионы Александр Алехинның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәреләде. Шахмат көрәшендә Әлмәт, Лениногорск һәм Баулының үзеннән - барлыгы 34 уенчы катнашты. Турнир Швейцария системасы буенча барды. Барлыгы 11 тур уйналды.

Блицтурнирның абсолют исәбе уенында Лениногорск шахматчысы Андрей Шуваткин – икенче, Ә Владимир Шуваткин – өченче урынга ия булдылар.

Моңа өстәп, кызлар арасында барган көрәштә дә, блицтурнирның көмеш медален лениногорскилар алды.

Шахматчы кызыбыз Лаура Гыйльмурадова икенче урынны яулады.

 

Исламия Галимова тәржемәсе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев