Лениногорск егетләре грек-рим көрәшендә сынатмый
СПОРТ

Лениногорск егетләре грек-рим көрәшендә сынатмый

Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.

Көрәштә Татарстан Республикасыннан 120 дән артык спортчы катнашты. Лениногорскилылар призлы урыннар яулап кайтты.  3 нче урынны Радмир Ялалов, Павел Антонов, Артем Власов яулады. 2 нче урынга Александр Пикалев, Кирилл Иванов (85кг.), Кирилл Иванов (110 кг.) лаек булды. 1 урынны Николай Лобанов алды. 

20-29 сентябрьдә Рязань шәһәренә Бөтенроссия ярышларына бару өчен Татарстан Республикасы җыелма командасына сайлап алу узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составына Николай Лобанов, Артем Власов, Дмитрий Зорин керделәр. 

Лениногорск шәһәренең 3 нче комплекслы спорт мәктәбе


Нет комментариев