Лениногорск йөзүчеләре Әлмәттән медальләр алып кайтты
Шәһәребезнең “Юбилейный” бассейны йөзүчеләре республикакүләм бәйгедә алтын яулап алды.
Ярышлар үткән шимбә көнне Әлмәтнең “Дельфин” бассейнында узды.
“Зимние игры-2025” йөзү осталыгына көч сынашуларда, Татарстан һәм Башкортстанның егермегә якын шәһәреннән җыелган 380 спортчы катнашты. “Юбилейный” бассейнында тәрбияләнүче яшь йөзүчеләр Лениногорскины лаеклы тәкъдим иттеләр.
Аеруча югары нәтиҗәләр күрсәтеп, ярышларның әйдәп баручыларына әверелүчеләр һәм җиңүгә ирешүчеләр дә бар. Аларның берсе - 2012 нче елда туган үсмер кызлар арасында көч сынашкан София Шәйхетдинова. Ул 100 метрлы арага брасс стилендә узышуда җиңү яулады.
Ә 2011 нче елгы кызлар арасында, шул ук дистанциядә алтынны да, көмешне дә безнең йөзүчеләр алды. Алтын медальгә Ника Котикова ия булды, ә көмешне Суфия Насыйбуллина алды.
“Юбилейный” бассейны йөзүчеләрендә бронза медаль дә бар. Өченче призлы урынны 2017 нче елгы кыз балалар арасында ярышкан Илона Рәхимова алуга иреште. Ул бронзаны 50 метр арага аркага ятып йөзү узышларында яулап алды.
Гомуми исәптә, “Юбилейный” бассейнының яшь йөзү осталары, республика бәйгесеннән ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза алып кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев