Лениногорск йөзүчеләре Казаннан көмеш медаль белән кайтты
Казанның «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча республика беренчелеге узды.
Анда Татарстанның барлык районнарыннан 500дән артык яшь йөзүче катнашты.
Лениногорскиның «Юбилейный» йөзү бассейнына йөрүче егет-кызлар лаеклы чыгыш ясады.
100 метрлы баттерфляй дистанциясендә Анастасия Кожевникова 2нче урынны яулап, көмеш медаль иясе булды. 100м брасс дистанциясендә иң яхшы унлыкка София Шәйхетдинова керде.
Аделина Шиһапова, Артур Петров, Әскәр Саримов, шулай ук, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Константин Капитонов, өлкән тренер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев