Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск йөзүчеләре көмеш һәм бронза медальләренә ия булды (+фотолар)

Минзәлә шәһәрендә район башлыгы Ф. Сәлахов призына йөзү буенча традицион республика ярышлары узды.

Анда Республиканың шәһәр һәм районнарыннан иң көчле яшь йөзүчеләр катнашты. Лениногорскиның «Юбилейный» бассейны йөзүчеләре лаеклы урыннар яулап кайтты.
Араларында Елизавета Шуманева 100 м брасс дистанциясендә җиңүче һәм 100 м комплекслы йөзү дистанциясендә бронза медаленә лаек булды. Анастасия Артемьева, Анастасия Кожевникова һәм Раиль Сафин өченче урынны яуладылар. Иван Терентьев 2нче урын яулап, көмеш медаль алды. Илназ Матмурадов 100 метрлы дистанциядә аркада йөзеп 1нче разряд нормасын үтәгән.

Лениногорскида 2024 елның 13 апрелендә Р. Р. Шакировның IX Мемориал турнир узачак.

Константин Капитонов, өлкән тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев